16+

Булдуруп мантый пешерә беләсеңме? Өйрәтәбез!

Австралиядә яшәүче милләттәшебез Финзия Газизова Австралиядә популяр саналган, төрки халыклар яратып ашый торган рецепт тәкъдим итә.

Австралиядә яшәүче милләттәшебез Финзия Газизова Австралиядә популяр саналган, төрки халыклар яратып ашый торган рецепт тәкъдим итә.

 «Уйгур рестораннарында чүпрәдән ясаган мантый өстенлек ала. Австралиядә яшәүче татарлар белән җыелышканда да, шундый мантый белән сыйлаганнар иде.

Аны биредә чүпрәле яки булдуруп мантый, дип йөртәләр. Тәме буенча да башкачарак. Камыры калын, ә эчлеге сусыл. 

Камыр өчен: 500 г он, 2 чәй кашыгы коры чүпрә, 10 г тоз, 500 мл җылы су кирәк булачак. Эчлек өчен: 500 г яки аннан да күбрәк фарш, ике-өч баш суган, кыяклы яки Кытай суганы (джусай) кирәк булачак.
Әзерләү:
Әүвәл камыр басабыз. Су җылы булырга тиеш (камыр тизрәк кабара). Әзер массага аз гына сыек май агызасы һәм шуны җылы урынга куясы. Утыз минуттан алып, кечкенә шарлар ясыйсы. Гадәттә, ябышмасын өчен, өстәлне һәм кулны үсемлек мае белән майлыйлар. Әзер түгәрәкләрнең өсләрен салафан пакет белән каплап, 15 минутка ял иттерәсе.

Камыр ял иткән арада эчлек ясыйбыз. Фаршны суган һәм төрле тәмләткечләр белән туглыйбыз. Ике төрле суган да вак булырга тиеш.

Ял иткән түгәрәкләрне кул белән җәеп җибәрәбез. Кырлары юка, ә эче калынрак калырга тиеш. Уртага эчлекне салабыз да, кул белән кырларын чеметеп, уртага җыябыз.

Мантый савытына салып, пешерергә куябыз. Аралары якын булмасын, чөнки пешкәндә камыр зурая. Утыз-кырык минуттан алып, табынга куябыз. Кем ничек тели, шулай ашый. Каймак, яшел суган белән бик тәмле була. Ә менә Австралиядә аны махсус уксус һәм лазы (кызыл борычтан ясалган бик әче сыеклык) белән ашыйлар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading