Буыннар авыртканда ярдәмгә сарымсак мае килә.
300-400 гр сарымсакны чистартып, иттарткыч аша чыгарабыз да бер литрлы банкага тутырабыз. Өстенә чистартылмаган үсемлек мае агызабыз. Ике атна караңгы урында төнәтәбез. Һәр көн шешәне селкеткәләп алабыз. Өч-дүрт катлы марля аша майны сөзәбез. Авырткан урынга сылап, җылытабыз. Дәвалану курсы - ике ай. Әлеге майны сызлаган бармакларга да сөртә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар