16+

Буыннарың сәламәт булсын дисәң, 7 КИҢӘШне исеңдә тот!

Физик күнегүләр ясагыз. Физик активлык нәтиҗәсендә, мускуллар һәм сеңерләр ныгый.

Физик күнегүләр ясагыз. Физик активлык нәтиҗәсендә, мускуллар һәм сеңерләр ныгый.

Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Артык калорияле ризыклар шикәр авыруына китерә, кандагы холестерин күләме арта, гормональ процесслар бозыла. Шуның өстенә, артык авырлык аркасында, буыннар тиз туза.

Актив тормыш алып барыгыз, мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнегез. Эшегез утырып эшли торган булса, 20 минут саен тәнәфес ясагыз, йөреп алыгыз.

Уңайлы аяк киеме киегез.

Буыннар сәламәтлеге өчен витаминнар һәм микроэлементлар да кирәк. Кальций сөякләрне ныгыта, сөяк тукымасы кибүне булдырмый, ул петрушкада, кориандр, тмин, куркума кебек тәмләткечләрдә бар. К витамины сөяк тукымасының тыгызлыгы өчен җавап бирә. Димәк, сыр һәм йомырка ашагыз. Омега-3 майлы кислотасы шулай ук сөякләрне ныгыта. Ул балык, чикләвектә бар.

Газлы суны азрак эчегез, чөнки ул канда фосфатның күбәюенә китерә, ә ул, үз чиратында, сөякләр өчен мөһим булган кальцийны киметә. Шулай ук каһвә куллануны да чикләгез.

Тәмәке тартмагыз. Тәмәкедә булган зарарлы матдәләр аркасында организм кальцийны начар үзләштерә.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading