16+

Балык консервасы балыктан файдалымы?

Консервланган балык диңгездән яисә елгадан яңа гына тоткан балыктан файдасы ягыннан бер дә ким түгел, ди белгечләр. Аксым, продукциянең калорияләләре эшкәртелгәннән соң да шул күләмдә кала. Минераль матдәләр күләме дә үзгәрми икән.

Балык консервасы балыктан файдалымы?

Консервланган балык диңгездән яисә елгадан яңа гына тоткан балыктан файдасы ягыннан бер дә ким түгел, ди белгечләр. Аксым, продукциянең калорияләләре эшкәртелгәннән соң да шул күләмдә кала. Минераль матдәләр күләме дә үзгәрми икән.

Кибет киштәләрендә балык консерваларының нинди генә төре юк хәзер. 

Сүз уңаеннан, кайбер балык консервалары шул ук сорттагы яңа тотылган балыкка караганда файдалырак та әле. Өстәвенә аларда паразит личинкалары булмый.
Исеңдә калдыр:
- балык консервалары макро- һәм микроэлементларга бай;
- аларда Омега-3 кислотасы күп;
- ит консерваларына караганда балыкныкы җиңел эшкәртелә;
- суыткычта тормаса да озак саклана.

Балык консервалары берничә төрле була. Мисал өчен — натураль . Аларга май кушмыйлар, кайнар эшкәртү аша үткәрмиләр, тәмләткечләр салмыйлар.
Икенче төрлеләре май белән ясала. Моның өчен балык иң элек бераз киптерелә, ыслана яисә кыздырыла. Ягъни җылылык ярдәмендә эшкәртелә. Натураль консервалардан ул шул ягы белән аерыла да. Эшкәртелгәннән соң балык өстенә үсемлек мае салына.  Тунец, сардина, скумбрия шундыйлардан.
Томат соусы белән ясалган очракта балык шулай ук кыздырыла яисә ыслана. Кайчагында чи балык яисә балык фаршы өстенә томат соусы агызып та ясыйлар.
Балык консерваларын сайлаганда, аның банкасын игътибар белән карарга кирәк. Консерва эчендә балыкның кайчан тотылганын аңлар өчен маркировканы карагыз. Алар савытның капкачында яисә төбендә өч рәт итеп язылган була.

Маркировка кабарып торырга, ә эчкә баткан булмаска тиеш.  Бу намуссыз сатучылар продуктның ясалу вакытын үзгәртә алмасын өчен эшләнелә. Маркировка юылмый торган буяу белән дә язылырга мөмкин. Әгәр дә буяуны җиңел генә сөртеп алырга мөмкин икән яисә маркировка эчкә батырылып язылса—бу сыйфатсыз, ялган продукт.

Маркировканың беренче рәте —консерваны ясау датасы. Һәр төр балыкның тоту вакыты бар. Гадәттә бу июльдән октябрьгә кадәр. Әгәр дә банкада ясау вакыты итеп август күрсәтелгән икән, димәк продукция яңарак тотылган балыктан ясалган. Әгәр дә консерваны чыгару вакыты итеп март күрсәтелсә — чимал туңдырылган. Шуны да онытмагыз: ГОСТ буенча ясалган консерваларның куллану срогы 2 ел гына.
Икенче рәттә балык төре, консерваны ясаучы предприятие номеры күрсәтелә.
Өченче рәттә смена номеры һәм Р билгесе (балык промышленносте индексы) язылган була. Әгәр дә консерва тышында ике генә юл язылган икән, предприятие бер сменада гына эшли дигән сүз.

Консерва эчендә нинди балык икәнен каян белеп була? Икенче юлның беренче цифрларын карагыз:
Горбуша – 85Д, 203
Сайра – 308, 931, 186,177
Сардинелла – 987
Сардина – Г84
Сельдь – 484, 014, 87Д
Скумбрия – 579, 222,
Салака — 155, 610
Ставрида — 514, 76К
Килька – 100

Консерва сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
1. Банкалары кабарып торган консерваларны алмагыз. Ул төрле сәбәпләр аркасында формасын үзгәрткән булырга мөмкин. Шул исәптән, туңдырып эретү нәтиҗәсендә дә.
2. Сатып алыр алдыннан консерва банкасын селкеп карагыз. Эчендә сыеклык күбрәк булган саен аның балыгы да азрак булачак.
3. Кәгазь этикеткадагы мәгълүмат белән банка капкачындагы маркировка туры киләме-юкмы икәнен карагыз.
4. Яңа гына тотылган балыктан консерваларны диңгез янындагы предприятиеләрдә генә ясауларын истән чыгармагыз. Әгәр дә консерва Россиянең урта полосасында ясалган икән, димәк, туңдырылган чимал кулланылган дигән сүз.
5. Консерваларның составын карагыз. Идеаль консерва балык, тоз һәм тәмләткечләрдән генә ясала.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading