16+

Бәйрәм алдыннан акчаны ничек янга калдырырга?

Яңа ел – акча күп сорый торган бәйрәм. Бүләкләр алырга да шактый акча ки­рәк. Ә акчаны янга калдыру өчен:

Бәйрәм алдыннан акчаны ничек янга калдырырга?

Яңа ел – акча күп сорый торган бәйрәм. Бүләкләр алырга да шактый акча ки­рәк. Ә акчаны янга калдыру өчен:

Башта ук исемлек төзегез. Кемгә нәрсә бүләк итәсен һәм якынча ничә сум кирәген белеп тору кирәк.

Бүләкне иртәрәк алыгыз, бәясе дә арзанрак булачак, ашыгып кирәкмәгән әйбер дә алмассыз. Чиратларда тормыйча, вакытыгыз да янга калыр. Бу максаттан бүләкләрне бер урында алырга тырышыгыз.

Вакытны һәм акчаны янга калдыруның тагын бер мәле – интернет аша алу.

Яңа ел ярминкәләренә барыгыз. Анда бәяләр арзанрак була.

Бөтен туганнарга да бүләкне бәйрәм алдыннан алмасагыз да ярый. Бәйрәмнән соңга да калдырып була. Дуслар һәм туганнарның барысы белән дә 31е көнне барыбер очраша алмыйсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading