16+

БДИдан 100 балл җыю мөмкинме? Мөмкин. Аның өчен нишләргә?

11 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны тәмамланды.

БДИдан 100 балл җыю мөмкинме? Мөмкин. Аның өчен нишләргә?

11 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны тәмамланды.

Графикта алдарак торган сынауларның нәтиҗәләре дә билгеле инде. Беренчеләрдән булып үз балларын, 23 майда химия, география, рус әдәбиятын тапшыручылар белде. Араларында иң югары нәтиҗәгә ирешеп, максималь 100 баллны җыя алучы бәхетлеләре дә бар.

Актаныш кызы сынатмаган!
Актаныштан Рузилә Гайнетдинова – шуларның берсе. Химия буенча билгесен белгәч, сөенече эченә сыймый аның. Әлбәттә, иң югары балл ниндидер могҗиза, күктән төшкән бәхет түгел, ә үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсе. 

Рузилә гап-гади татар гаиләсендә туып үскән кыз. Әтисе ветеринар табибы булып эшли, әнисе – “Газпром” компаниясендә оператор. Кече сыйныфлардан ук кыз төрле юнәлешләрдә үсеш ала: тегү түгәрәгенә йөри, шахмат белән шөгыльләнә, рәсем түгәрәге дә читтә калмый. Укуда да сынатмый, Актанышның 2нче урта мәктәбендә бирелгән яңа белемнәрне зур кызыксыну белән сеңдерә бара. Биология, математика, рус теле дәресләрен аеруча үз итә.  

-    Уку, миңа калса, беркемгә дә жиңел генә бирелмидер. Әйе, кайбер кешеләр яңа мәгълүматны яхшырак отып кала. Ләкин барыбер укуда кыенлыкларсыз гына булмый. Минем дә дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә авырлыклар килеп чыкты: яңа материалны аңлап бетермәгән чаклар да, информацияне башымда тәртипләп урнаштыра алмыйча азапланулар да, алган белемнәрне төгәл итеп истә калдыру кыенлыклары белән дә очраштым мин. Ләкин бирешмәдем, үз-үземне күлга алдым. Миннән торганның барысын эшләдем, - ди Рузилә.

9нчы сыйныфтан соң ОГЭларны биргәч, Рузилә әле 10-11гә барыргамы, көллияткә укырга керергәме әллә дип тә уйланган була. Бүген мәктәптә калганына бер дә үкенми. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган кыз, өлкән сыйныфларда туп-туры үз хыялына таба атлый. Ике ел буе медицина югары уку йортына керү өчен кирәк булган предметларга басым ясап укый. Әмма мәктәптә бирелгән белемнең генә имтиханнарны иң югары нәтиҗә өчен җитмәскә мөмкин икәнен яхшы аңлый. Шуңа өстәмә әзерлек ысулларын эзли. Репетиторлар, онлайн-мәктәпләр, өстәмә курслар вариантлары арасында сайлана. Нәтиҗәдә, иң уңайлысы дип, онлайн-мәктәптә туктала. 

-    Онлайн-мәктәпләрнең бер төркем плюслары бар. Беренчедән, өеңнән чыкмыйча гына, интернет аша белем алырга мөмкин. Икенчедән, онлайн-мәктәпләрдәге укытучылар нәкъ менә имтихан биремнәрен үтәүгә басым ясый. Өченчедән, репетиторлар яллауга караганда, онлайн-мәктәпләрдә уку очсызракка төшә, - дип аңлатты ул үз сайлавын.

10нчы сыйныфта ул БДИ вариантларын эшләп карый. Химия буенча беренче нәтиҗәләре нибары 30-40 балл гына була. Әмма ул алда әле ике ел булуын яхшы аңлый һәм аларны нәтиҗәле үткәрергә максат куя. Химия дәресләрендә бирелгән мәгълүматны тулысы белән сеңдерергә тыраша, өйдә исә шушы белемнәрне тагын да арттыру өчен ютубта вебинарлар карый, бар буш вакытын интернет челтәрендә булган ачык БДИ вариантларын чишүгә тота. Каникуллар вакытында да, алны-ялны белмичә, әзерләнүен дәвам итә. 

-    Зур рәхмәтемне үземнең химия фәне укытучысына – Исламова Миләүшә Дәниф кызына әйтәсем килә. Ул үзеннең барлык көчен биреп, безне имтиханга әзерләде. 11нче сыйныф буе без мәктәптә 8нче сыйныфтан бирле алынган белемнәрне искә төшердек, күп “пробный БДИ”лар үткәрдек, биремнәр үтәүдә шомару өчен дәресләрдә күптөрле вариантлар эшләдек, - дип үзе алган югары нәтиҗәдә укытучысы өлеше дә зур булуын билгели Рузилә. 

Шул рәвешле озак булып тоелган ике ел да үтеп китә, имтихан вакыты да җитә. 23 май көнне беренчеләр рәтендә химия буенча сынау бирергә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясенә юнәләләр. Ничек дулкынланганын ул үзе генә белә, билгеле. Әмма үзен кулга алып, 34 биремне дә үтәп чыга. Вариантларның артык җиңеле дә, шул ук вакытта бик кыены да эләкми. Әмма игътибарсызлыгы аркасында 1-2 хата җибәргән булуыннан шикләнә.

“Пробный”ларда да гел шул хәл бит – баллары 93-97 тирәсендә була. Дәүләт хезмәтләре порталына нәтиҗәләре килгәч, үзе дә ышанмый. 100 балл! Бу көнне Татарстанда химияне иң югары баллга тапшырган 49 укучының берсе ул.  Моңа өстәп, база математикадан “5”лесе, рус теленнән 94 баллы белән дә мактана ала ул. Ә менә биологиядән имтихан графикта иң соңгылары рәтендә иде. Аның нәтиҗәләре әлегә билгесез. Әмма үзе 80+ баллны өмет итә. Анысы да насыйп булсын!

Азнакай кызы да калышмаган!
Азнакайдан Милена Сәлахова да 100 балл туплый алучылар исемлегендә булырмын дип һич кенә уйламый. Рус әдәбиятыннан иң югары баллны күрсәтүче 107 укучы рәтенә эләгүенә Милена әле дә ышанып бетә алмый. Имтиханга әзерлеккә аның тарафыннан бик күп көч куелса да, нәкъ менә бу фән буенча нәтиҗәләрне алдан һич кенә дә фаразлап булмый, ди ул.

-    Рус әдәбияты – субъектив предмет. Балларның күп өлешен тикшерүчеләр тарафыннан бәяләнә торган иншалар китерә. Димәк, нәтиҗәләрне алдан берәү дә күзаллый алмый. Эләккән вариантым да җиңелләрдән түгел иде. Аудиториягә бераз курку белән керсәм дә, КИМнарны бастырып безгә өләшкәннән соң үз-үземне кулга алдым. Мин инде чын имтиханда һәм максатым булдыра алганча яхшы нәтиҗә күрсәтү иде, - дип искә ала Милена.

Милена һәрвакыт яхшы укучылар рәтендә була, барлык фәннәр дә аңа җиңел бирелә. Ләкин бердәм дәүләт имтиханында иң югары баллга омтыласың икән, мәктәп кысаларында һәм үзлегеңнән әзерләнү генә җитәрлек түгел дип саный ул. Шуңа күрә 10 сыйныфта кыз өстәмә әзерлек ысулларын күзли башлый.  Ә инде 11дә “ЕГЭлэнд” онлайн-мәктәбенә языла. Нәкъ аны сайлавына хәзер дә сөенеп туя алмый. 

-    Иң яхшы әзерлек шунда, чөнки бөтен мәгълүмат кызык бирелә, җиңел үзләштерелә. Шулай ук анда практика күп, нәкъ менә ЕГЭлэнд укытучысы һәм үземнең остазым ярдәмендә мин шундый югары баллга ирешә алдым. Алар мине әзерлек юлында җитәкләп алып бардылар. Онлайн-мәктәптә соңгы пробникны мин 84 баллга язган идем, - ди Милена.

Рус теленнән имтиханга да Милена шушы ук онлайн-мәктәп ярдәмендә әзерләнә. Шулай ук югары нәтиҗә – 86 балл күрсәтә. Математикадан “бишле”сенә исә өстәмә ярдәмчеләрдән башка гына ирешә. Шул рәвешле ул үзенең алтын медальгә лаек булуын да раслый. 

Милена булачак һөнәрен дә инде күптән сайлап куйган. Бию, рәсем ясау белән кызыксынган кыз Мәскәүгә дизайн юнәлешенә укырга керергә ниятләп тора. Аңа да уңышлар телик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading