16+

«Миңа бит картаерга һич ярамый. Картайсам, улымны кем карар...»

«Намаз җаны дәвалый, күңелгә тынычлык бирә. Тәнемдәге авыртуларны баса» ди, Лаешта яшәүче, 14 ел инде урын өстендә ятучы Альфред абый Гиниятуллин.

«Миңа бит картаерга һич ярамый. Картайсам, улымны кем карар...»

«Намаз җаны дәвалый, күңелгә тынычлык бирә. Тәнемдәге авыртуларны баса» ди, Лаешта яшәүче, 14 ел инде урын өстендә ятучы Альфред абый Гиниятуллин.

Язмам герое Альфред абыйның язмышы, бүгенге көндә авырлыклар алдында калганнарга яшәргә көч бирсә, бүгенге көндә сый-нигъмәттә, байлыкта яшәүчеләргә гыйбрәт булсын иде. 
Башта йөрүе үзгәрде
Адәм баласын Аллаһы Тәгалә төрлечә сыный. Кемдер сыгыла, кемдер киресенчә үз язмышына тугры калып яңа юл алып үз сукмагын булдыра. Альфред абый да  сынаулар белән күзгә-күз күрешеп тә рухи көчен югалтмыйча үз сукмагын ерып баручы кеше дияр идем.  Янәшәсендә аның терәге –  әнисе – бәгырь җимеше – баласы өчен җанын бирергә  әзер Нәфисә апа бар.  

Нәфисә апа тумышы белән Ульяновск якларыннан. Һөнәре буенча технолог. Заманында язмыш җиле аны Себер якларына – Сургутка илтә. Анда ул булачак ире Әнвәр абый белән таныша. Себер яклары салкын булса да, мәхәббәтләре көчле була аларның. Яшь егет Әнвәр дә төшеп калганнардан түгел, «Газпром»  да эшли. 1967 елда гаилә корып җибәрәләр.  Бер-бер артлы балалар дөньяга килә. 1970 елда Альфред туса, 1979 елда Альберт дөньяга аваз сала.  
- Улларым бик тәртипле, акыллы булып үстеләр. Альфредым бигрәк тә бала җанлы иде. Кул арасына керерлек яшькә җиткәч тә гел ярдәм итеп торды. Атна саен өйләр җыештырып, сервантлардагы тузаннарга кадәр сөртер иде, дип балачак елларын искә алып Нәфисә апа. - Мәктәптә дә шук, шаян малай булып үсә. Әйбәт укый, сәнгать мәктәбен дә уңышлы гына тәмамлый, оста итеп картиналар иҗат итә. Табигать җанлы булганга, табигать күренешләрен  бик матур ясаган ул. Авыруы башлангач та, акча кирәк булганлыктан картиналарны сатарга мәҗбүр булганнар. Мәктәпне тәмамлагач та, әтисе янына эшкә урнаша. Хезмәт юлын «Газпром»да оператор булып башлый. 1987 елда армия сафларына  алына.  Анапа якларында диңгез флотында өч ел хезмәт итеп кайта Альфред. Кайткач та элеккеге эшенә оператор булып урнаша, өстәвенә шунда ук рәссам булып та эшли. КХТУ (Казан химия-технология университетында) читтән торып укырга да өлгерә. 
- Армиядән кайткач та улымның йөрешенә күзем төште.  Ул гадәти йөрүдән нык аерыла иде. Армиядә хезмәт иткәндә дә улым хастаханәдә неврология бүлегендә яткан иде. Тик нәрсә булганын, ни өчен ятканын сөйләмәгән иде. Матур гына яшәп ятканда менә шулай улым белән хастаханә юлларын таптый башладык... Рассеянный склероз дигән диагноз куйдылар. Бик авыр булды бу хәбәрне кабул итү... Шунысы гаҗәп, бу авыру тиз генә аяктан екмады Альфредны. Башта йөрүе үзгәрде, әкренләп таякка таянып йөрсә,  аннары коляска ярдәмендә хәрәкәтләнә башлады. Ә 2010 елда урын өстеннән тора алмас булды... Аллаһы Тәгалә улымны бу халәтенә ияләштерер өчен шулай организмына әкрен генә үтеп кергәндер инде, - дип,  авыруның беренче елларын искә төшерә күз яшьләрен сөртеп,  ана. «Типсә тимер өзәрдәй, нык иде балам. Чибәрлеген дә, буен да Аллаһы Тәгалә кызганмаган иде... Менә хәзер ул матурлыгы шушы фотода гына калды инде» – ди Нәфисә апа фотодагы егетне безгә күрсәтеп,  сүзен дәвам итә. Әмма нинди генә авырлыклар аша үтмәсеннәр, Нәфисә апада уфтану, зарлануның бер әсәре дә юк. - Аллаһ Раббыбыз: Яраткан бәндәләремне сынармын, дигән. Һәм иң югары бүләк тә сынаулар аша килә. Безгә үтәсе юллар булгандыр. Сабыр булырга кирәк - ди ул. 

Дару улыма килешмәде
2005 елда Гиниятуллиннар гаиләсе Татарстанга кайтырга мәҗбүр була.

- Бездәге кебек авыруларга махсус даруны алыр өчен кайттык. Ә ул дару Казан пропискасы булганнарга гына бирелә икән. Шуңа өметләнеп кайттык бу якларга. Алдык, тик улыма аның шифасы булмады, килешмәде. Киресенчә авыруы көчәйде генә.  Ирем белән Лаешта йорт алып шунда яши башладык. Гел дәваланып тордык. Хастаханәләрдә дә ятып чыктык. Тормыш үз җаена тәгәри башлады. Үз халәтебезне үзебез кабул итеп яшәп кенә ятканда, тагын бер сынау, 2014 елда ирем Әнвәр 73 яшендә арабыздан китеп барды. Ул миңа ныклы терәк иде. Боксер булгач, сәламәтлеге дә нык иде. Кинәт кенә вафат булуын кабул итү үтә дә авыр булды. Бар эшләр дә үземнең җилкәмә төште инде. Үз йортыбыз белән торабыз, бакчабыз да бар. Аны да бит буш яткызып булмый. Яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерәсе килә... Альфред да сабыр булырга тырыша инде балам. Авыртулары каты булса да сиздермәскә тырыша. Ләкин мин бит ана кеше. Баламның хәлен яхшы аңлыйм. Төнлә йоклаганда кайвакыт ыңгырашуларына уянып китәм дә, янына килеп ничек тә хәлен җиңеләйтәсем килә, сыпыпырып куям, юрганы ачылган булса, ябам. Бүлмәләребез капма-каршы безнең. Шуңа һәр хәрәкәтен ишетеп, тыңлап ятам. Уяу булырга өйрәнәсең икән ул - ди Нәфисә апа. 

78 нче яшен тутырса да Нәфисә апа әле сөбханАллаһ, яшь күренә. 
- Сеңлем, миңа бит картаерга һич ярамый. Картаерга вакыт юк. Картайсам, улымны кем карар, - дип елмаеп та алган була Нәфисә апа. Көне иртәнге 6 дан башлана икән. Альфред абый бүгенге көндә кашык тотып мөстәкыйль рәвештә ашый алмый. 
- Яңа гына Татарстанга кайтканда аның уң кулы әйбәт эшли иде әле. Сургутта үскәч, үзегез беләсез, татарча начар белә иде. Үзлегеннән китаплар укып, интернет ярдәме белән башта татар телен өйрәнде. Хәзер дә ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар. Интернеттан бар нәрсәне өйрәнә, тыңлый. Хәрәкәтсез ятса да, баш мие әйбәт эшли улымның. Хәтере дә яхшы. Мин онытсам да, ул онытмый. Көн саен 15 тән алып 18 гә кадәр дару кабул итә. Онытмас өчен барысын да үземә теркәм барам. Намаз укырга өйрәнүе дә үзлегеннән булды. Мин хәтта аның догалар өйрәнгәнен белмәдем дә. Әлеге дә баягы интернет ярдәмче Альфредка.  Бер намазны да калдырмый ул. Биш  намазны да вакытында укый. Хәдисләр, Коръән аятләрен өйрәнә. Намаз аңа яшәргә көч бирә. Көнебез  менә шулай уза инде безнең. 

Нәфисә апа сөйли, үзе бер генә минутка да Альфред абыйдан күзен алмый. Ул да мөгаен улының 54 яшен мондый хәлдә күрермен дип уйламагандыр.  Аның да мөгаен улының балаларын сөеп, улының кадер-хөрмәтен тоеп яшисе килгәдер. Ләкин ана кешегә бүген нык булырга кирәк. Үзе өчен дә, улы өчен дә аягында нык басып торырга тиеш ул. “Көнебез шулай үтә инде” дип әйтү генә җиңел. Һәр көн яңа мәшәкать, сынау белән туа шул. Нәфисә апа шул авырлыкларны ерып баручы бер кораб кебек. Очрашканда да ананың  яңа гына хастаханәдән кайтып килүе иде. 
- Альфредның менә тешләрен дәвалыйсы бар. Шуның буенча йөри идем. Өйгә килеп дәвалый торган стоматолог юк. Киләсе атнага язылдык инде. Ул бит башын да тотып тора алмый. Стоматологиягә алып барасы була. Язылуын язылдым да, әле бит аны алып та барырга кирәк. Ә биредә андый махсус машиналар юк. Белешкән идем, Казаннан 15 меңгә ашыгыч ярдәм машынасын чакыртырга була икән. Чакыртмыйча булмас инде. Урын өстендә ятучы авыруларны дәвалар өчен менә шундый белгечләр булмавы кыен, әлбәттә. Себердә яшәгәндә андый сораулар белән очрашкан юк иде. Теш табибы өйгә килеп дәвалый иде. Менә борчылып торам инде хәзер. Ничекләр генә башкарып чыгарбыз дип. Аллаһ ярдәменнән ташламас безне! - ди Нәфисә апа.     

Ярдәм итүчеләр гел очрап тора
Альфред абый да борчылмый түгел. Нык борчыла. Караватта нәни сабый баладай ятып торса да, ул бит барысын да аңлый. Әнисенә җиңел булмавын да бик яхшы белә ул. Яше барган саен Нәфисә апага да Альфред абыйны күтәрүе көннән-көн авырлаша бара. Альфред абый әнисенә үзен күтәрергә җиңелрәк була торган махсус аппарат барлыгын интернеттан күптән тапкан инде. Бәяләрен дә белешкән. 180 меңлек җайланма аларның хәлен бераз гына булса да җиңеләйтә алыр иде. Рамазан айларында 100 мең акча җыелган булган. Тагын 80 мең җыясы калган икән. Бер уйласаң, кемдер өчен бу зур акча да түгел кебек. Ә кемгәдер, памперсларга, даруларга ничек акча җиткерергә  дип баш ватучы өчен, күтәрә алмаслык зур сумма. Альфред абыйның тагын бер зур хыялы бар икән – ул да булса Алиса колонкалы булу. Әнисе берәр яры чыгып киткәндә, тавыш белән генә шалтырата алырга, тавыш ярдәмендә интернеттан нидә булса табырга аңа бик зур ярдәмлек булыр иде.

Нәфисә апа да Альфред абый да бүгенге көнгә кадәр ярдәм итүче һәр кешегә үзләренең рәхмәтләрен җиткерә. “Дөньяны мәрхәмәтле кешеләр бизи. Ярдәм итүчеләр гел очрап тора. Андый кешеләр булмаса яшәве авыр, сеңлем.” – ди Нәфисә апа. 

Мөселман кардәшебезгә килгән авырлыклар башка мөселманнар өчен дә сынау. Адәм баласының байлыгы, сәламәтлеге булганда бар да дус, бар да туган. Ә менә авырлыклар ишегеңне шакыганда кайберәүләр синнән йөз чөерә.  Менә шул чакта “мөселманнар сынала”да  инде.  Сынауны уңышлы узар өчен, кардәшеңә килгән авырлыкны үзеңнеке кебек кабул итеп, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) дә  мәрхәмәтле кеше булган. Үзеңдә  әлеге асыл сыйфатны тәрбияли алган кеше, Аллаһ каршында да, үзебезнең намусыбыз алдында да  зур дәрәҗәләргә ирешүче булыр, шәт ИншәАллаһ. 

Руфия Мөхетдинова. 

Альфред абыйга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итә ала, якм +7 927 246-27-65 номерына беркетелгән карталарга акча күчерергә мөмкин

Язмага реакция белдерегез

3

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай сабырлык бирсен инде. Икенче улы исэн-саумы сон?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллах Тэгалэ сабырлык бирсен. Банк исемен язарга кирэк акча жибэру очен.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Лейсан Камилевна дип чыга номер буенча, номер доресме икэн? Язмада Лейсан да, Камил да турында искэ алынмый. Уточните, пожалуйста, информацию.

        Мөһим

        loading