16+

“Чегәнчә” кәтлит рецепты

Әлеге ысул белән пешергән кәтлитләр сусыл, тәмле була.

“Чегәнчә” кәтлит рецепты

Әлеге ысул белән пешергән кәтлитләр сусыл, тәмле була.

Аларны әзерләү өчен 700 гр сыер ите фаршы, 3 суган, ярты батон, 150 мл сөт, 3 помидор, 2 тырнак сарымсак, 0,5 бәйләм укроп, 0,5 бәйләм петрушка, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае алына.

Батонны кисәкләргә бүлеп, сөттә йомшартабыз. Суган, сарымсак, йомшарткан батонны блендер белән изәбез. Тоз өстибез. Помидорның тышын салдырабыз һәм бик вак итеп турыйбыз яисә шулай ук блендер белән изгәлибез.

Яшеллекне ваклыйбыз. Барысын бергә кушып бутыйбыз һәм кәтлитләр ясыйбыз. Әзер кәтлитләрне 220 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 мин пешерергә.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading