16+

Чәч сәламәт булсын өчен нишләргә?

Кышын озын чәчләргә аеруча да нык игътибар бирергә кирәк.

Кышын озын чәчләргә аеруча да нык игътибар бирергә кирәк.

Кемнең генә матур толымлы, сәламәт чәчле буласы килми икән?! Аеруча без, хатын-кызлар, чәчләргә нык игътибар бирер­гә тырышабыз. Төрле маскалар, әллә нинди процедураларга йөрибез. Әмма безнең тышкы кыяфәт ул эчке органнарның сәламәтлегенә бәйле икәнен онытырга ярамый.

Күпләр, чәчләренә кислород җитмәүдән куркып, кышын да яланбаш йөрергә тырыша. Хәтта кайбер табиблар да: «Иң мөһиме, колагыгыз капланган булсын, ә баш тиресенә һәм чәчләргә салкыннан зыян килми», – диләр. Бу һич кенә дә дөрес фикер түгел! Башны да, чәчне дә салкыннан сакларга һәм кышын да баш кие­мен салмаска кирәк. Артык салкыннан чәчнең тамырларына салкын тияргә мөмкин. Салкын һавага «чыккан» чәчләр стресс кичерә, баш тиресе тиз арада гына саклану пәрдәсе эшләп чыгара алмый. Авыру чәчләр исә шунда ук коела башлый. Шуңа күрә баш киемегезне кышын беркайчан да салмагыз!

Баш киеменнән йөргәнгә, чәч тамырлары бик тиз пычрана һәм майлана. Шуңа да чәчләрен көн саен юучылар бар. Чисталык, әлбәттә, мөһим нәрсә, әмма чәчне кышын гына түгел, җәен дә һәр көнне юу файдага түгел. Чәчләрегез артык пычранганны да көтмәгез – баш тиресенә кислород җитмәячәк. Бу чәчләрнең авыруына китерергә мөмкин.

Кышын озын чәчләргә аеруча да нык игътибар бирергә кирәк. Шампуньнан башка, чәчне юганда төрле бәлзәм һәм кондиционер кулланырга киңәш итә табиблар. Кибеттән сатып алган бәлзәмнәрнең тышлыгында чәчкә сылаган килеш 1-3 минут тотарга диелгән. Әмма бәлзәмнең файдасы булсын өчен 15-20 минут тоту кирәк.

Бәлзәмнән тыш, чәчне сәла­мәтләндерү өчен төрле маскалар да кулланырга мөмкин. Берничә төр маска тәкъдим итәбез.

Йомырканың агын һәм сары­сын аерырга. Сарысы күбрәк – коры чәчләр өчен, ә агы майлы чәчләргә туры килә. Шул йо­мыр­кага бер чәй кашыгы зәйтүн мае салып болгатырга, аннары чәчләргә сыларга. 20 минут тотканнан соң, башны әйбәтләп шампунь белән юарга кирәк.

Балны шулай ук зәйтүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга мөмкин. Май һәм балны бермә-бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирер­гә мөмкин.

Иң файдалы һәм зыянсыз ысул ул, әлбәттә инде, үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Кайнар су бераз суынгач, шуның белән чәчләрне чайкарга мөмкин.

Фен, чәч бөдрәләтә торган электр приборларын еш куллану чәчләрнең сынучан булуына китерә. Баш тиресенә дә зыян килергә мөмкин.

Әгәр дә ялтырап торган, нык­лы, матур чәчләр үстерергә һәм кышкы суыкларда да аларны сак­лап калырга телисез икән, витаминнар кабул итәргә онытмагыз. А, Е һәм В витаминнары кышын чәчләр өчен аеруча да кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, майлы булмаган ит ризыклары белән туклану нәтиҗәсендә чәчләрегез авырмас.

Чәчләрне дөрес тәрбияләмәгәндә, алар коела, бу исә үз чиратында пеләшләнүгә китерергә мөмкин. Дөрес, пеләшләнүнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – нәселдәнлек. Әтидән – улга, әнидән кыз балага геннар белән күчкән пеләшләнүне бары табиблар гына дәвалый ала. Каты стресс кичергәннән соң, кешенең чәче бик тиз арада агарып чыгарга мөмкин яки күпләп коелу очрак­лары да була.

Әгәр дә чәчегез күпләп коела башлаган икән, түбәндәге ысулларны кулланып карагыз:

Киндер орлыгын кайнатып, лайласын баш тиресенә сөртсәң, чәчне үстерә.

Ак мәтрүшкәне яндырып, кө­лен зәйтүн яисә торма мае белән катнаштырып, баш тиресенә сөртү дә чәчне үстерергә ярдәм итә.

Пеләшләнә башлаган баш тиресенә 1-2 сәгать чи сельдерей яфрагын ябып тору файдалы.

Чәчне юганнан соң бөрлегән яфракларын төнәткән су белән чәйкатсаң, чәч үсеп кенә калмас, ә тамырлары да ныгыр.

Әрекмән тамырын кайнар суда 2-3 сәгать төнәтеп, атнага 2-3 тапкыр башны юганнан соң чайкату чәч коелуны туктата.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading