16+

Чәчегез сәламәтме? (КИҢӘШЛӘР һәм ТЕСТ)

Шампунь белән юганчы, чәчегезне суда озаклап тотыгыз, алар яхшылап чыланырга тиеш. Шампуньны юып төшерү өчен чәчегезне душ астында кимендә биш минут тотыгыз. Иң соңыннан чәчегезгә салкынча су коегыз.

Чәч өчен «лимонад» та файдалы. Ул чәчләрне ялтыратып тора, прическаны озаграк саклый. Моның өчен бер литр җылы суга бер лимон согы сыгабыз. Чәчне юганнан соң, иң соңыннан «лимонад» белән чайкыйбыз.

Чәч тиз пычранмасын өчен, аларны өйдә өскә җыеп йөрегез.

Сара Джессика Паркер, Блейк Лайвли, Эллен Пейдж һәм Джуд Лоуның стилисты Томас Тоу чәчләрнең сәламәтлеген түбәндәге тест үткәреп тикшерергә куша: бер чәчне йолкып алып, аны чиста су тутырылган стаканга салыгыз, өстә йөзсә, чәчегез – сәламәт, батса, чәчне яхшылап тәрбияләргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading