16+

Чәчкә күкәй сылыйбыз

Күпләр баш кавыклануыннан зарлана. Аларның барлыкка килүе - организмда барган үзгәрешләр, дөрес тукланмау турындагы хәбәр ул. Организмга цинк җитмәү, тире авырулары барлыкка килү аркасында да баш кавыклый. Без сезгә өй шартларында әзерләнә торган рецептлар кулланып карарга тәкъдим итәбез. Үсемлек маен (зәйтүн, миндаль, кокос мае) 40-45 градуска кадәр җылытабыз да бармаклар...

Күпләр баш кавыклануыннан зарлана. Аларның барлыкка килүе - организмда барган үзгәрешләр, дөрес тукланмау турындагы хәбәр ул. Организмга цинк җитмәү, тире авырулары барлыкка килү аркасында да баш кавыклый. Без сезгә өй шартларында әзерләнә торган рецептлар кулланып карарга тәкъдим итәбез.
Үсемлек маен (зәйтүн, миндаль, кокос мае) 40-45 градуска кадәр җылытабыз да бармаклар белән башка массаж ясый-ясый, баш тиресенә сылыйбыз. Төнгә шул килеш калдырып, иртән чәчне юабыз. 5 процентлы алмадан ясалган аш серкәсен пыяла савытка салып, шуңа йомшак губканы манып алабыз да баш тиресенә һәм чәчләргә сылыйбыз. 15-20 минут тоткач, юып төшерәбез.
Йомырка да кавыкка каршы көрәшә. Чынаякка ике йомырка сытабыз, аз гына кайнаган су салабыз да болгатып баш тиресенә сылыйбыз. 20 минуттан башны җылы су белән юабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading