16+

Чәчәк урынына кәбестә дә бүләк итәләр

Чәчәк бүләк иткәннәрен бөтен хатын-кыз да ярата. Бернинди сәбәпсезгә бирелгәннәрен бигрәк тә. Ә менә кайбер гүзәл затлар чәчәк бүләк иткәннәрен көтеп утырмый, бара да үзе сатып ала.

Чәчәк урынына кәбестә дә бүләк итәләр

Чәчәк бүләк иткәннәрен бөтен хатын-кыз да ярата. Бернинди сәбәпсезгә бирелгәннәрен бигрәк тә. Ә менә кайбер гүзәл затлар чәчәк бүләк иткәннәрен көтеп утырмый, бара да үзе сатып ала.

Ч әчәк букеты эзләп флористика салонына кергән җирдән ишеттем мин аны. Флорист-дизайнер Наира Азатян сүзләренчә, аларга атна саен бер ханым керә дә чәчәк букеты ясатып ала. Баштарак моңа игътибар итмәсәләр дә, кызыксынмый калмаганнар. Ул чәчәкләрне үзенә сатып ала, чөнки өендә һәр көн тере чәчәк булганны ярата ди. Әлеге салонда үз-үзләренә чәчәк бүләк итүчеләр бер ул гына түгел, алар берничәгә җыела. Аралашырга яраткан Наирадан чәчәкләрнең модасы бармы-юкмы дип сорашам.

- Соңгы вакытта гортензияне (япон гөле) яратып алалар. Күп кенә кәләшләр аңардан туй букеты ясата. Эустомалар да бик популяр. Алар тышкы кыяфәтләре белән розаны хәтерләтә. Чалма чәчәккә (пион) охшаган розаларга, альстромериягә, лилияләргә заказны күп бирәләр, - ди Наира. Декоратив кәбестәгә төртеп күрсәтеп: - Кичә шушы кәбестәдән букет ясатып алдылар. Мин аны яшел яфраклар белән бизәдем.
Ә менә алтын чәчәкләр (хризантема) белән канәфер чәчәкләренә ихтыяҗ кимегән.

- Әмма кайвакыт нәкъ менә алтын чәчәк яки канәфер чәчәген бирегез дип керүчеләр дә бар. Кайбер чәчәкләрнең популярлыгы сезоннан тора. Иртә язда лаләләр, җәй башында ромашкалар күп сатыла, - ди Наира.
Сезон дигәннән, чәчәк букетларының кышкы һәм җәйге төрләре дә була ди. Кышын букетны салкын, әйтик, ак, зәңгәрсу, шәмәхә төсләрдән торган чәчәкләрдән ясасалар, җәен аның өчен җылы: сары, кызыл, әфлисун төсендәгеләрен сайлыйлар. Чәчәк букетларын ир-атлар өчен махсус ясыйлар.

- Андый букетка мин тыныч яки салкын төсләрдәге чәчәкләрне сайлыйм, алар бик чуар да булырга тиеш түгел. Ирләр өчен ясала торган букетларга шәхсән үзем көнбагыш һәм стрелиция (аны икенче төрле җәннәт кошы дип тә атыйлар) чәчәген кертергә яратам.

Соңгы вакытта чәчәк букетларын кыскарак, әмма киң итеп ясый башлаганнар. Бу букетларга чәчкәләрне күп һәм тыгыз итеп урнаштыралар. Наира аны Европа букеты дип атый.

Күпләр сары төсне сагышка юраса да, флорист-дизайнер сүзләренчә, сары төстәге розаларны да яратып алалар, аңардан хәтта туй букеты ясатучылар да күп.

Наира букет-композицияләрен чәчәктән генә түгел, конфеттан, төсле кәгазьләрдән һәм карбыз, кишер, алмалардан да ясый.

- Мин Әрмәнстанда туып-үстем. Анда туй өстәлләренә карбыздан чәчәкләр ясап куялар. Бездә бу аеруча популяр. Ә Казанда аңа заказны аз ясыйлар. Мине шәхсән белгән кешеләр исә туй мәҗлесләренә шуны ясап бирүемне сорый. Кечкенәдән үк төрле материаллардан чәчәкләр ясарга ярата идем, мәктәпне тәмамлагач та, ике дә уйламыйча, флорист-дизайнер һөнәрен үзләштерер­гә булдым. Эшем бик ошый. Бер-берләрен кабатламаган букетлар, композицияләр ясарга яратам. Клиентлар канәгать калуларын белдергәч, үземә дә күңелле булып китә. Чәчәк бүләк итүләрен һәркем ярата, аны бер дә көтмәгәндә, бер сәбәпсезгә бүләк итеп куйсалар, син үзеңнең кемгә дә булса кирәгеңне, мөһим булуыңны тирәнрәк аңлыйсың. Чәчәк бит ул - игътибарлылык, хөрмәт, ярату билгесе. Ә минем һөнәрем кемне дә булса бәхетле итү белән бәйле, димәк, кешеләрне бәхетле итүдә минем дә өлешем бар дигән сүз, - ди Наира.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading