16+

Чәчүлек бәрәңгең картайса

Кәсебенә керешсәң, мул уңыш бирүчән суперэлита, элита бүлбеләрне үзебез дә җитештерә алабыз. Чыгымы юк дәрәҗәсендә, нәтиҗәсе – куандырырлык.  

Чәчүлек бәрәңгең картайса

Кәсебенә керешсәң, мул уңыш бирүчән суперэлита, элита бүлбеләрне үзебез дә җитештерә алабыз. Чыгымы юк дәрәҗәсендә, нәтиҗәсе – куандырырлык.  

6-7 ел рәттән үз кишәрлегеңдә үскән чәчүлекне утыртсаң, бәрәңге уңышы нык кими, нематода, фитофтороз, бәрәңге рагы, коры черек чирләренә бирешә, сортына хас тәме, төсе, формасы югала, кышын начар саклана.

Чәчүлеге “картайган,” сортларны кичекмәстән алыштырырга вакыт. Мини - бүлбе, суперэлита, элитага - сыйфатлы чәчүлек материалы булып санала.


Мондый чәчүлек кыйммәт тора: килограммы 50 тәңкәдән ким түгел. Заказ биреп, фәнни-тикшеренү үзәгенең сорт сынау лабораториясеннән кайтартсаң, килосы 100 сумга төшүе ихтимал.  

Үзең яңарткан бүлбеләрне утыртып, бер төптән яртышар, хәтта берәр чиләк бәрәңге аласыбыз килсә, тәвәккәлләп бүгеннән үк эшкә керешик әле. Шундый 3 ысул тәкъдим итәм. 

Беренче ысул. Яз көне базда берничә эре бәрәңге “качып” калып, җәй буена шунда үреп, тамырлар җибәреп, көзгә чаклы ботакчыкларында күпсанлы борчак кебек вак бәрәңгечекләр үстереп куюына кайсыбыз юлыкмаган?

Баз чистартканда, аларны “әнкә” бәрәңгесе белән бергә чыгарып ташлыйбыз.Ә юкка! Нәни бүлбечекләрне җыеп алып, киптереп киләсе язга чаклы сакласак, чиста, чирсез, бер дигән утырту материалына ия булабыз. Киләсе җәйдә шуннан супер-суперэлита үстереп алырга була. Әйбәт уңыш бирүче берничә сортлы бәрәңгенең иң эреләрен генә сайлап алып, махсус рәвештә базда калдырыйк. Сортлары буталмасын өчен, алдан хәстәрен күрик. Ара-тирә дымландырып торсак, нәни бүлбеләр эрерәк булыр.  

Икенче ысул. Әлеге алымны үз бәрәңге бакчабызда Ред – Скарлет сортында сынап карадым. Нәтиҗәсе шаккаткыч. Язын 13 чиләк бәрәңге утыртып, көзен 52 ике капчык уңыш җыйдык. Апрельдә иң эре бүлбеләрнең бары тик өске өлешен генә 4-5 см калынлыкта кисеп алып, дымлы пычкы чүбенә күмеп тамырландырабыз.

 Атнага 2-3 мәртәбә җылы су бөркибез. Өч атнадан бүлбеләр түтәлгә утыртырга әзер. Тирән күмдермибез, тиз тишелеп чыгалар, төбен биек итеп өеп, утап, корткычлардан саклап үстерәбез. “Престиж” белән эшкәртеп утыртканга күрә, колорадо коңгызы, каты корт зарарламады. Уңышы мулдан иде. Һәр төптә 25-28әр данә, сау-сәламәт, йодрык кадәрле бәрәңгеләр чыкты, ваклары юк иде.  

Өченче ысул. Бу алымга очраклы рәвештә тап булдым. Бер елны караңгы бүлмә почмагындагы кәгазь капта онытылып калып, бөрешеп каткан бәрәңгеләрнең ярты метрлы үрентеләрен сындырып алып, бакчага өе артындагы уйсулыкка илтеп салдым.

Тирә-юньне ямьсезләмәсеннәр әле дип, өсләренә берничә көрәк балчык аттым һәм алар хакында оныттым. Кышка керер алдыннан карлыган төпләрен казыган чагында, әлеге чүплекне дә тузгытсам – үз күземә үзем ышанмыйча торам: ташландык үрентеләрдән әллә ничаклы бәрәңге үскән! Күбесе әстерхан чикләвеге чаклы, тавык йомыркасы зурлыгындагылары да бар, ваклары исәпсез күп иде. 

Икенче язда бәрәңге үрентеләре белән тәҗрибә үткәрдем. Апрель башында кардан ачылган түтәлгә көл, черемә салып казыдым да, үзем алдан әзерләгән тамырлы үрентеләрне, өчтән бер өлешен өскә чыгарып калдырып, авыш итеп җиргә күмдем. Кыраулардан тукылмаган материал каплап сакладым. Су сибеп, ашлап, тәрбияләп үстердем. Ул җәйдә чиста, матур, түм-түгәрәк, иң мөһиме - чирсез утырту материалы үстереп алдым. Әгәр кыйммәт бәягә сатып алынган, саны күп булмаган яңа сорт бәрәңгене, аз чыгымнар тотып үрчетергә уйласагыз, бу ысул бик отышлы.

Бер данә эре бүлбедән сындырып җыелган үрентеләрдән бер сезонда 40-45 төп бәрәңге үстерергә була. Бәрәңгене якты, җылы, дымлы урында үрдерү отышлы, чөнки алар нык була, тиз арада тамырчыклар һәм яшел яфракчыклар җибәрә. Апрель ахыры-май башында теплицадагы җылы, дымлы һәм кояшлы мохит моның өчен бик кулай. Ә караңгыда үрегән бәрәңгенең дилбегә буе аксыл сабакчыкларын, берничә бөреле кисәкчекләргә бүлеп, очын җир өстендә 1 см гына чыгарып калдырып утырту отышлы. Бу ысул белән бәрәңге үстереләсе туфракның йомшак, уңдырышлы, чүпсез булуы шарт. 

Моннан тыш, атнасына бер мәртәбә (чиратлаштырып) ачытылган үлән һәм черемә, көл суы, биогумус кебек сыек ашламалар белән тукландыру зарури. Көзен бәрәңгеләрнең бик вагын да җыеп алып, киптереп, яшелләндереп кышка саклауга куябыз.  

Күргәнегезчә, беркадәр тырышлык куйганда, зур чыгымнар тотмыйча да, өстәлләребез түреннән төшмәгән, туклыклы һәм файдалы “икенче икмәк”нең чәчүлек материалын савыктырырга, яңартырга, сыйфатын күпкә яхшыртырга, шул рәвешчә, елның елында мул уңышка исәп тотарга була. 


Хәмидә Гарипова, 
Казан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading