Шәһри Казан

Чибәрлекнең сере – күп йоклауда

Яшь вакытында хатын-кыз табигать биргән чибәрлеккә ия, ә өлкәнрәк яшьтәгеләрнең якын дусты - дөрес гадәтләр. Ничә яшьтә булуга да карамастан, чибәр булып калу өчен нинди гадәтләргә ия булырга кирәк соң?

Реклама

Һәркөнне гел бер вакытта бик соңга калмыйча йокларга ятарга өйрәнегез. Табиблар 7,5-8 сәгатьтән дә ким йокламаска тәкъдим итә.
Суны күбрәк эчәргә тырышыгыз. Су бөтен алмашу процессында да катнаша. Ул җитмәгән очракта, организмда агулы матдәләр тоткарлана, ә бу, үз чиратында, тән тиресендә чагыла. Организмда дымлылык кирәк кадәр булганда, күзәнәкләр дә яңарып тора. Ябыгырга теләсәгез, ашарга 20 минут кала бүлмә температурасындагы бер стакан су эчегез. Ашыйсы килү теләген басып, ул ашыйсы ризык порциясенең күләмен киметә.
Иртән зарядка ясагыз. Аны исә урында яткан килеш башлагыз. Кулыгыз белән берничә тапкыр аякларыгызга сузылыгыз. Аннан аякларыгызны караваттан 40-50 сантиметр өскә күтәреп, «велосипед» әйләндерегез. Бу тизрәк уянырга ярдәм итә. Соңрак гимнастика да ясый аласыз. Аны урамда саф һавада эшләсәгез, тагын да яхшырак. Тренировкадан соң контраст душ кабул итегез. Италия актрисасы һәм җырчысы Софи Лорен һәр иртәдә контраст душ кабул итә икән. Нишләп сезгә дә аның матурлык серен сынап карамаска?
Ничек кенә ашыксагыз да, иртәнге аштан баш тартмагыз. Гадәттә, иртән ныклап ашаган кеше гәүдә авырлыгы артык булудан зарланмый.
Иртән һәм кичен битегезне яхшылап юыгыз. Моның өчен сабын кулланырга кирәкми. Лосьоннарның составында спирт булмасын, чөнки спирт та бит тиресен киптерә. Юыныр өчен гельләрне битнең төренә карап сайлагыз. Косметиканы юып төшермичә, йокларга ятмагыз. Кичен кая да булса барырга җыенсагыз, кичке макияжны көндезге өстенә сөртмәгез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: