16+

"Чизкейк" РЕЦЕПТЫ

Якташларымны чәй янына бик җиңел генә ясала торган, тәмле чизкейк рецепты белән таныштырасым килә.

"Чизкейк" РЕЦЕПТЫ

Якташларымны чәй янына бик җиңел генә ясала торган, тәмле чизкейк рецепты белән таныштырасым килә.

 Нигезе өчен кирәкле кушылмалар: 250 грамм печенье, 130 грамм сыер мае.

Эчлек өчен: 200 грамм эремчек, 150 грамм кибет каймагы, 250 грамм йогурт, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 20 грамм желатин, 60 миллилитр сөт, 50 миллилитр су.

Желе өчен: 1 стакан сок, 1 аш кашыгы желатин.
Печеньены блендерда ваклыйбыз, шуңа сыер маен эретеп салгач, яхшылап болгатабыз. Катнашманы үзебез теләгән формага җәеп тыгызлыйбыз, аннан суыткычка куеп торабыз.

Ул арада эчлек әзерлибез: эремчек, кибет каймагы, йогурт, шикәр комын кушып туглыйбыз. Желатинны өй температурасындагы суда бүрттергәннән соң, кайнар сөттә җебетәбез. Суынгач, эчлеккә кушып болгатабыз да печенье салынган форма өстенә агызабыз. Кабат суыткычка куябыз.

Чизкейкка желе ясап агызырга мөмкин. Моның өчен желатинны сокка салып бүрттерәбез һәм кайнатып чыгармыйча җылытабыз. Суынгач, чизкейк өстенә агызабыз. Өстен үзебез теләгәнчә бизәгәч, янәдән суыткычка куябыз. Желе каткач, чизкейк әзер, дигән сүз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Венера ИБРАҺИМОВА (ГАЗИЗОВА),

Нурлат-Купка

Кукмара районы

http://kukmor-rt.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X