16+

Чәй янына мәк рулеты РЕЦЕПТЫ

Тәкьдим ителәчәк камыр рецепты бик тәмле, авызда эреп китә торган. Аннан күмәч, пирожкилар, төрле рулетлар әзерләргә була.

Чәй янына мәк рулеты РЕЦЕПТЫ

Тәкьдим ителәчәк камыр рецепты бик тәмле, авызда эреп китә торган. Аннан күмәч, пирожкилар, төрле рулетлар әзерләргә була.

"Мәк рулет"ы

▫️500 мл җылы сөт
▫️2 йомырка
▫️2 чәй кашыгы коры чүпрә
▫️150 гр шикәр комы
▫️100 мл үсемлек мае
▫️ванилин
▫️800-900 грамм он

Эчлек өчен:
▫️мәк - 5 чәй кашыгы
▫️шикәр комы - 5 чәй кашыгы

Әзерләү:
Барлык ингредиентларны бутыйбыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Күтәрелер өчен берничә сәгатькә җылы урынга куябыз.

Аерым савытта алдан чылатылып киптерелгән мәк белән шикәр комын бутыйбыз. Камырыбыздан җәймә җәябез, аңа алдан әзерләнгән эчлекне салабыз һәм рулет итеп төрәбез. Рулетның җөен яхшылап ябыштырабыз.

Рулетны тагын 20 минутка җылы урынга куябыз. Мичкә куяр алдыннан 5 минут кала, йомырка сарысы белән сылап чыгабыз. 

180 градуска кадәр кызган мичкә куярга, 40 минут пешерергә.
Әзер рулет өстенә шикәр комы белән судан әзерләнгән сиропны сыларга.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading