16+

Чәй җыюның үз хикмәтләре бар – бер үлән икенчесе белән килешмәскә мөмкин

Җәй – ул якты кояш нурлары, кайнар җил, җылы яңгыр, үзенә дәшеп торган ялтыравык елга яки хыялларда кадерләп саклаган диңгез...

Чәй җыюның үз хикмәтләре бар – бер үлән икенчесе белән килешмәскә мөмкин

Җәй – ул якты кояш нурлары, кайнар җил, җылы яңгыр, үзенә дәшеп торган ялтыравык елга яки хыялларда кадерләп саклаган диңгез...

Җәй – ул яңа себеркеле мунча, үзенә “бәйләп куйган” бакча, кечкенәдән таныш печән исе...

Җәй –бушка бирелгән табигатьтәге байлыкларны җыеп алу чоры да. Кышкы суык кичләрдә, өй эченә хуш ис таратып, җиләк һәм үләннәрдән ясалган чәйне эчүе ничек рәхәт бит! Чәй эчүдән генә түгел, аны әзерләүдән дә тәм табучы Гөлүсә Закирова табигать байлыкларын җыюдагы үз серләре белән уртаклашты.

– Үләнле чәй эчеп үскән кешеләр инде без. Дәү әни, бисмилла әйтеп, чәйнеккә гел нидер сала иде, соңрак кына мәтрүшкә, меңъяфрак, гөлҗимеш, шомырт, бөтнек... икәнен аера башладык. Урманга йөри иде, җиләк җыйды, киптерде... Авырып ятканымны хәтерләмим. Мәктәптә укыган елларда «Юлдаш» нәшрияты чыгарган татар телендәге «Дару үсемлекләре» китабын сатып алдым. Буш вакытта, бәбкә саклаганда шуны укырга ярата идем. Рәсемнәрен күчереп ясаганымны хәтерлим. Шул китапны өйрәнеп, безнең якларда үсә торган дару үсемлекләре классификациясен булдырдым. Үзем өчен генә инде... Әмма кызык шөгыль иде. Үләннәрне гел җыйдык. Мин профессиональ үләнче түгел, бер хөббиятем генә. Төрле курслар үтәм, онлайн вебинарлар әллә никадәр хәзер. Таныш үләнчеләрем күп, алар белән аралашудан тәм табам. Тәмләп җыям. Кайсы вакытта нинди үләнгә тап булуыңнан тора. Мәсәлән, быел урманга нарат бөресе җыярга килгән идек, урман бөтнегенә тап булдым. Җиләк өлгергәнен карарга гына бардык – сары мәтрүшкәнең нәкъ вакыты булып чыкты. Һәр үләнне яратып, теләкләр әйтеп җыярга күнекәнмен. Их, быел бу үлән булмады, дип уфтанмыйм. Табигатьнең хозуры киң – икенчесе була.

Чәй җыюның үз хикмәтләре бар – бер үлән икенчесе белән килешмәскә мөмкин. Ютәл чәе бер төрле, тынычландыра торганнары – бөтенләй башка. Йөткергәннән үги ана, бака яфрагы булыша. Алар бездә үсә торган, какырыкны чыгару үзлегенә ия иң сыналган үләннәр. Мунчадан соң эчә торганы – иң яратканым. Дусларыма да ошый. Сатуга дип махсус әзерләгән юк, сораган таныш-белешләргә, чәем булса, уртаклаша алам.

Бервакыт Кырымга баргач, Ай Петри тавында кырыкмаса кырык төрле дару үләнен күреп аһ иткән идем. Шул урында татарлар яшәгәнен белгәч, бигрәк тә кызык булды. Татар гомер гомергә чәй эчкән. Төс өчен кишер киптергән, тамырлар белән дәваланган, агач кайрыларын косметик чара буларак кулланган. Безнең якларда зәңгәр мәтрүшкә дә үсә.

Сәгать буе биек машина белән генә барырлык урман куенындагы ермакта үскән үлән чәе ничек тәмле булмасын!
Гөлҗимеш белән кычыткан бик килешә. Меңъяфрак мелисса белән тәмле. Иван чәй бездә чүп үләне кебек үсә бит. Һәр нәрсәнең чамасын белү мәслихәт. Эчмәгән кешеләргә аптырамыйм, димәк, организмга кирәкми. Бер ясаган чәй бер тапкыр эчәргә генә ярый. Иң мөһиме, яратып җыйган, яратып пешергән, һәм шифасы булсын дип эчкән чәйнең, чыннан да, сихәте бар.

“Питрау үтте, җәй бетте” дигән әйтем бар бит. Әйе, кайбер үләннәр инде энергиясен җуйган була, җыюдан мәгънә юк. Ләкин кайберләрен җыю дәвам итә, җимешләрен дә җыясы бар бит әле. Гөлҗимеш, дүләнә (боярышник) җимешләрен киптереп чәйгә кушам. Алмагач яфрагын ферментлаштыру өчен соңрак җыйсаң да була. Ромашка, меңъяфрак, гөлбадранны җыярга соң түгел, бакча бөтнеге һәм мелисса икенче сезонга өлгерә, - дип, Гөлүсә Закирова якты күңеленең капкасын безгә киң итеп ачты.

Дания Нәгыйм

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading