16+

Чыршы бизәр чак җитте: сылукайны ничек сайларга?

Яңа елны чыршысыз күз алдына да китереп булмый. Ул чын да, ясалма да булырга мөмкин.

Чыршы бизәр чак җитте: сылукайны ничек сайларга?

Яңа елны чыршысыз күз алдына да китереп булмый. Ул чын да, ясалма да булырга мөмкин.

Ясалма чыршының хәзер ниндие генә юк, төсләре һәм сыйфаты белән кайберләре, беренче карашка, чын чыршыдан аерылмый да кебек. Әмма аларның хуш исе, ниндидер әкияти тылсымы юк. Шулай да бер мәртәбә алып куясың да, әллә ничә елга җитә. Бу яктан караганда, ул арзангарак төшә. Энәләре дә коелып аптыратмый. Ясалма чыршыны сайлаганда, аларның сертификатларын сорагыз. Аңарда чыршының химик составы язылган була. Утка чыдам материалдан эшләнгән булсын. Организм өчен зарарлы материалдан эшләнмәве шарт. Чыршыны иснәп тә карагыз, аңардан химик матдәләр исе килергә тиеш түгел. Энәләрен җиңелчә тарткалап алыгыз, сыйфатсыз товар булса, алар сынып төшә яки коела. Шунысын да истә тотыгыз, ясалма чыршы кыйбатрак булган саен, сыйфаты да яхшырак.


Чын урман гүзәлен сайлаганда, аның кайчан киселгән булуына игътибар итегез. Аскы ботагын сындырып карагыз, тиз сынса - күптән киселгән. Агач кәүсәсе киселгән урынның төсенә карагыз, каймасы караңгы төскә кергән булса, чыршы озак тормый дигән сүз. Ботагы юанлыгына карап та сыйфатын сынарга була. Метр ярымлы чыршының кәүсә диаметры 5-6 см булса, агач нык дигән сүз. Ботакларын аз гына бөгеп алганда, алар сынарга тиеш түгел. Тагын бер ансат ысул: чыршыны күтәреп карагыз, җирдә энәләре коелган булса, алмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading