16+

«Дагыстанда яшәүче дустым күчтәнәчкә каен себеркесе җибәр, ди»

Дөньялыкның ике рәхәте бар. Берсе – йокы, икенчесе – мунча, дип сөйләшер иде әбиләр без бәләкәй чакта. ⠀

«Дагыстанда яшәүче дустым күчтәнәчкә каен себеркесе җибәр, ди»

Дөньялыкның ике рәхәте бар. Берсе – йокы, икенчесе – мунча, дип сөйләшер иде әбиләр без бәләкәй чакта. ⠀

Авылга шәһәрдән кунак кайтса, мунча ягу үзе бер сый-хөрмәт булыр иде. Хәзер мунчаны көн саен ягабыз. Ягарга утын бар, суын краннан борып кына агызабыз. ⠀
Әлбәттә, хуш исле каен себеркесеннән башка мунча ләззәтле булмас. Авыл кешесе, атна саен бер себерке китәчәк, дип исәпләп, кышлыкка мунча себеркесе әзерләп куяр. ⠀

Тарихка күз салсак, Болгар ханы Айдар ханның аяклары йөрми торган кызын дәвалаганда дингә өндәүче өч гарәп табибы нәкъ менә каен себеркесен кулланган, шуннан соң хан кызы савыккан, дигән риваятьләр бар. Бик ихтимал. Чөнки каен агачы, аның яфраклары фитонцидлар бүлеп чыгара, һаваны сафландыра. Ә тәнне кайнар мунчада чабу сызлаганнарны киметә. Үпкәләрне чистартырга булыша. Чабынганда кан әйләнеше дә яхшырып китеп, каен себеркесеннән бүленеп чыкан файдалы матдәләр тын юлларына унай тәэсир итә. ⠀

Каен себеркесен бик иртә дә әзерләргә ярамый, соңга калмаска да кирәк. Җәйнең иң озын көннәрендә әзерләү кулай дип санала. Чөнки яфраклары ныгыган, тиешенчә үскән, көч җыйган була. Пешекләгәч тә яфраклары коелмый. Без балачактан ук июль ае тәмамланганчы каен себеркесен әзерләп куя идек. Әле дә шул гадәт дәвам итә. ⠀

Минем Дагыстанда яшәүче Зөбәрҗәт исемле дустым бар. Ул авар хатыны. Безгә кунакка килгән саен, мин сезнең мунчаны, хуш исле каен себеркесен сагынып киләм, ди. Берәр кеше алар ягына барасы булса, миңа бернәрсә җибәрмә, күчтәнәч итеп каен себеркесе җибәр, ди. Анда каен үсми бит. ⠀
Без чыннан да табигатьнең иң бай җирендә яшибез. Әлбәттә,  файдаланабыз да. Каен себеркесенең эченә зәңгәр мәтрүшкә, тәбәнәк әрем кыстырып бәйлибез. Каен себеркесе белән мунча – үзе бер шифа.

Рушания Минсәгыйрова
Спас, Болгар

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading