400 гр майлы сыер ите, 4-5 суган, 5-6 помидор, 2-3 кишер, 2 баклажан, 3 болгар борычы, 4 бәрәңге, кәбестә, ачы кызыл борыч, сарымсак, үсемлек мае, укроп, кинза, тоз, төрле тәмләткечләр
Яшелчәләрне боҗралап турарга. Казан төбенә ит, аның өстенә суган, кабат ит, тагын суган, тоз, кипкән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кишер, болгар борычы, помидор, баклажан тезәбез, тагын бераз тоз, тәмләткечләр сибәбез. Аннан соң туралмаган кәбестә яфракларын җәяргә, өстенә бәрәңге тезәргә, тәмләткечләр һәм өстенә кабат кәбестә яфракларын салып, казанның капкачын ябып, кызу утка куярга. Капкачны ачарга ярамый. Ризыкның үзенчәлеге дә шунда: яшелчәләр белән ит үзләреннән чыккан сокта пешәргә тиеш. Кайнап чыккач, сүрән утта 1,5 сәгать пешерергә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар