Шәһри Казан

Дару эчмә...

Табиблар антибиотикларны төрле очракларда билгели. Авыруның җиңел формасы булганда, даруны табигый антибиотиклар белән дә алыштырырга була. Менә аларның иң популярлары: 1. Тома балавыз. Аны икенче төрле умарта корты даруы дип тә атыйлар. Аның составында флавоноидлар, эфир майлары, органик кислоталар, минераллар һәм микроэлементлар бар. «Корт» антибиотигы организм күзәнәкләрендә матдәләр алмашын тизләтә....

Реклама

Табиблар антибиотикларны төрле очракларда билгели. Авыруның җиңел формасы булганда, даруны табигый антибиотиклар белән дә алыштырырга була. Менә аларның иң популярлары:
1. Тома балавыз. Аны икенче төрле умарта корты даруы дип тә атыйлар. Аның составында флавоноидлар, эфир майлары, органик кислоталар, минераллар һәм микроэлементлар бар. «Корт» антибиотигы организм күзәнәкләрендә матдәләр алмашын тизләтә.
2. Чәй агачы мае. Ул яраларны дәвалау сәләтенә ия, шулай ук вируска каршы көрәшә. Аны грипптан дәваланганда, герпес вакытында кулланалар.
3. Керән. Аның тамырында горчица мае һәм энзим бар. Бергә кушылып, алар аллил мае барлыкка китерә.
4. Суган һәм сарымсак. Бу яшелчәләрдә фитонцидлар бар. Алар бактерия, вирус, паразитлар һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшә торган актив биологик матдә санала.
5. Кура җиләге. Составында салицил кислотасы булуы белән ул температураны төшерә, ялкынсынуны бетерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: