16+

Дару урынына-сарымсак белән дүләнә

Йөрәк белән бәйле авырулар вакытында дару гына коткара, диючеләр хаклы.

Дару урынына-сарымсак белән дүләнә

Йөрәк белән бәйле авырулар вакытында дару гына коткара, диючеләр хаклы.

Әмма бу авыру авыр формада булганда шулай. Ә менә авыру башланган гына булса, гап-гади үләннәр дә булыша. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен дүләнә (боярышник) файдалы. Аның яфракларында, чәчәкләрендә һәм җимешләрендә кан басымын төшерә, кан әйләнешен яхшырта, йөрәккә кислород һәм башка микроэлементларның килүен тәэмин итә торган флавоноидлар бар. Профилактика өчен дүләнәдән төнәтмә эчегез. Ике чәй кашыгы киптерелгән дүләнә чәчәге һәм яфрагына бер стакан кайнаган су салып, 15 минут төнәтегез һәм сөзеп һәр көнне икешәр стакан эчегез. Кан басымын төшерә торган препаратлар эчсәгез, башта табиб белән киңәшләшегез.

Икенче бер файдалы продукт - сарымсак. Аңарда йөрәкне һәм артерияләрне ирекле радикаллардан саклый торган антиоксидантлар бар. Шуңа да холестерин күләмен киметү һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен, көненә бер тырнак сарымсак ашау комачауламас. Әгәр дә сездә атеросклероз яки гипертония булса, өч тырнак ашагыз. Сарымсакның канны сыеклатуын да истә тотыгыз. Аспирин яки Е витамины кабул итсәгез, башта табиб белән киңәшләшү кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading