16+

Дөге белән организмны ничек чистартырга?

Моны икенче төрле дөге терапиясе дип атыйлар. Күпләргә ул Аром Эддарның «Трактат о питании» дигән китап аша таныш.

Дөге белән организмны ничек чистартырга?

Моны икенче төрле дөге терапиясе дип атыйлар. Күпләргә ул Аром Эддарның «Трактат о питании» дигән китап аша таныш.

Дөге терапиясе бигрәк тә буыннары авырткан кешеләр өчен файдалы. Моннан тыш, ул матдәләр алмашын, бавыр һәм бөер эшчәнлеген яхшырта, токсиннарны чыгара, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.

Беренче көнне ике аш кашыгы дөге өстенә салкын су салып куябыз (200 мл булырга тиеш).
Икенче көнне бу дөгене юалар һәм тагын суга салып куялар. Икенче савытка тагын ике аш кашыгы дөге юып салып, өстенә су агызабыз.

Өченче көнне ике банкадагы дөгене юып, өстенә су соеп, өченче банкага да нәкъ шулай ук дөге салып калдырабыз. Барысы өч банка килеп чыга.
Дүртенче көнгә бу өч банкадагы дөгене юабыз, салкын су салабыз. Тагын бер сулы банкага дөге салып куябыз.

Бишенче көнгә беренче банкадагы дөгене юабыз да тозсыз гына 3-5 минут пешерәбез һәм ашыйбыз.

Шулай итеп иртәнге ашка бары дөге ашыйбыз. Ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә ярый. Дөгедән соң берни ашарга һәм эчәргә ярамый. Дүрт сәгатьтән бер стакан су яки яшел чәй эчәргә була. Аннары ярты сәгать үткәч, төшке ашны ашый аласыз. Көн буена гадәттәгечә тукланасыз, әмма тозлы һәм майлы ризыклар ашамаска тырышыгыз.

Тагын бер порция дөге әзерлибез. Калган банкалардагы суны алыштырып торабыз.
Икенче көнне икенче банкадагы дөгене ашыйбыз. Аннары кабат дөгене суга салып куябыз.

40-50 көн дәвамында шул режимда тукланабыз. Иртән бары тозсыз дөге ашыйбыз. Дөгене чи килеш тә ашарга ярый, биш көн буена ул йомшара.

Иртә белән ашалган дөгедән соң ашыйсы килә, әмма түзәргә кирәк була. Шунысын да истә тотыгыз: мондый дөге сидек кудыру үзлегенә ия һәм ул организмнан кальцийны чыгара. Шуның өчен рационыгызга кальцийга бай ризыкларны кертегез (эремчек, сөт ризыклары, күрәгә, яшелчә).

Әлеге методиканы елга бер тапкыр гына кабатларга ярый.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X