16+

Диңгез кысласын ничек дөрес итеп пешерергә?

Атлантик (эре булмаган) пешереп-туңдырылган диңгез кыслаларын 1,5-2 минут дәвамында пешерәләр.

Атлантик (эре булмаган) пешереп-туңдырылган диңгез кыслаларын 1,5-2 минут дәвамында пешерәләр.

Пешереп-туңдырылган патшабикә  (королевские)  һәм  арыслан (тигровые) диңгез кыслалары 2,5-3 минут эчендә пешеп чыга.
Туңдырылган  атлантик диңгез кысласын 6-8 минут дәвамында пешерергә кирәк. Ә патшабикә һәм арыслан сыман диңгез кысласы 8-10 минут пешә.

Диңгез кысласын артык пешергән очракта ул резин кебек, ә дөрес пешерсәң, авызда «эри» торган була.
Диңгез  кысласын тоз­лы суда яки махсус соуста пешерәләр.

Соус рецепты:

Кәстрүлгә кирәк кадәренчә су салып кайнатыгыз.

Шул суга ярты лимон согы, кара борыч, лавр яфрагы, канәфер салыгыз. Берничә тырнак сарымсак, суган яки бер аш кашыгы томат пастасы салырга да мөмкин.

Шул катнашмага диңгез кыслаларын салып җибәрергә һәм кәстрүлнең капкачын ябып, утта 10 секунд тотарга кирәк. Аннары, кәстрүлне уттан алырга һәм 4 минут суытырга. Капкачны ачмаска кирәк.

Бу рецептны пешереп-туңдырылган (варено-мороженый) диңгез кыслаларын пешергәндә кулланырга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading