Әлеге диета ярдәмендә ул бер атна эчендә биш кг га ябыккан, дип яза starhit.ru. Актриса һәм җырчы организмнан артык сыеклыкны җылы сөт ярдәмендә чыгара. 2 процент майлылыгы булган 800 мл сөтне ул 70 градуска кадәр җылыта һәм көн дәвамында ике сәгать саен 100әр гр эчә. Аннары гәүдәнең аскы өлешен җылы сөлге белән урап куеп, 10-15 минут аягын күтәреп ятып тора.
Диетаның якынча рационы
Иртән: бер күкәй, 20 грамлы ике кисәк ипи.
Төшке аш: 150 гр бәрәңге боламыгы яки бер пешкән бәрәңге.
Кичке әбәт: 5-6 данә күрәгә яки кара җимеш.
Кичке аш: 200 гр тавык түше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар