16+

Джинс чалбарны ничек дөрес сайларга?

Джинс ул леггинсы түгел. Тәнегез белән тукыма арасында һава йөрергә тиеш. Әгәр дә ул билгә кысып керә икән, бу – начар билге. Унбиш еллар элек джинсны караватта яткан килеш кияргә кирәк дигән ялгыш фикер яшәп килде. Чалбар алганда бу киңәшкә таяна күрмәгез.

Джинс ул леггинсы түгел. Тәнегез белән тукыма арасында һава йөрергә тиеш. Әгәр дә ул билгә кысып керә икән, бу – начар билге. Унбиш еллар элек джинсны караватта яткан килеш кияргә кирәк дигән ялгыш фикер яшәп килде. Чалбар алганда бу киңәшкә таяна күрмәгез.

Тукымасының составына килгәндә, иң яхшысы – 95-98 процент мамык һәм 2-5 процент лайкр (эластан) яки полиэстер. Стрейч күп булса, тукыма формасын тиз югалта. Фактура һәм тыгызлыгына да игътибар итегез. Йомшак булса, сезне тазарак күрсәтәчәк. Шома булганы – "җыеп китерә". Истә тотыгыз: гәүдә авырлыгыгыз зуррак булган саен, тукыма тыгызрак булырга тиеш.

Гардеробыгызда кара зәңгәр төстә, бернинди тишеге булмаган джинс чалбар булу мәҗбүри. Ул теләсә нинди кием белән дә килешә һәм бөтен сезонда да киеп була.
Озынлыгына килгәндә, ул L хәрефе белән билгеләнә. Заманча универсаль вариант кирәк дисәгез, благы тубык сөягендә тәмамланганын алыгыз. Аларны теләсә кайсы аяк киеме белән киеп була. Клеш модель сайласагыз, ул аяк киеменең үкчәсен тулысынча капларга тиеш.

Скинни яки туры булып төшкән джинс аста гамун булып җыелып торырга тиеш түгел.
Кемдер кесәгә бөтенләй игътибар итми. Ә юкка, ул артык килограммнар өстәргә мөмкин. Ботыгызны зуррак күрсәтәсегез килсә, зур һәм киң итеп тегелгән кесәлене алыгыз.

Тулы гәүдәлеләр өчен асты тараеп киткән чалбар килешә. Артык тар яки киресенчә киң чалбар алырга кирәкми. Ашык сөяге (щиколотка) күренеп торсын.
Джинс чалбарны тискәре ягы белән юыгыз. Су 40 градустан да кайнар булмасын. Чалбарны сыкмыйча, биленнән генә элеп куегыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading