Шәһри Казан

Егыласымны белсәм, алдан салам җәеп куяр идем

Җәен кояш сугудан, тән пешүдән саклансак, кышын исә безне башка сюрпризлар көтә: кул-аякларны өшетәбез, бозлавыкта таеп егылып, берәр җирне сындырабыз, өстебезгә боз сөңгеләре дә килеп төшә...

Телевизордан яки радиодан «юлларда бозлавык, сак булыгыз!» дип гел кисәтеп торсалар да, якыннарыбыз «ашыкма, аяк астыңа карап йөр» дип озатып калса да, бер дә көтмәгәндә таясың да егыласың бит ул. Ярый ла тиз генә сикереп торып... Юк икән шул, табиблар егылгач та тиз генә аякка басарга кушмый. Аларның киңәшенчә, аз гына көтегез, акрын гына бармакларыгызны селкетеп, кабыргагызны капшап, аягыгызны тездән бөкләп карагыз, сак кына муеныгызны әле бер, әле икенче якка боргалагыз. Барысы да яхшы булса, инде аягыгызга да баса аласыз. Ә менә башыгыз әйләнсә, йөрәгегез еш тибә башласа, тубык сөяге авыртса, авыртуга түзеп, кайтырга чыкмагыз, травмпунктка барыгыз. Егылуга килгәндә исә, егылсагыз егылырсыз, әмма аны да дөрес итеп башкарырга кирәк икән шул. Кулыгыздан ычкынып киткән сумка йә пакет өчен борчылмагыз, эчендә нинди генә кыйммәтле әйбер булса да, сәламәтлегегез кадерлерәк. Бүген яңа пальто кигәнегез турында да онытыгыз. Киемне рәткә кертеп була, сәламәтлегегезне кайтару авыррак. Ә менә башыгыз белән кулларыгыз турында уйламыйча булмый. Мондый вакытта күпләр кулын сындыра, чөнки егыла башлаганда кулларны үзеннән-үзе алга сузабыз. Тубык сөяге белән дә шул ук хәл. «Матур» итеп егылырга теләп, бөтен гәүдәбез белән шул нечкә генә сөяккә ишелеп төшәбез. Иң куркынычсызы - ян белән егылу. Читтән карап торучыга сезнең егылу ауган он капчыгын хәтерләтсә дә, аның каравы куллар һәм тубык сөягенә зыян килү куркынычы кими. Җиргә тезләрегез һәм оча сөяге (моны умыртка баганасы дип әйтсәң дә була), баш чүмече белән килеп төшүдән сакланыгыз. Башыгызны күкрәккә кысып, тезләрне шулай ук күкрәккә таба җыеп, кулларны кабыргага кысып егылырга тырышыгыз. Бер сүз белән генә әйткәндә, эмбрион позасында егылучы иң дөрес егылучы була инде.
Имгәнгән урынга, гадәттә, берәүләр җылы, икенчеләр салкын әйбер куеп торырга куша. Ә чынлыкта башта салкынны кулланырга, аннары соң гына җылытырга кирәк. Беренче көнне суыткычтагы берәр әйбер яки боздан компресс, суык су тутырылган шешә, карлы пакет куегыз. Бозны һәм бозлы әйберне юка гына сөлгегә урап куярга кирәк, аны 20 минуттан артык тотмагыз. Биш минуттан кабат куярсыз. Салкын эчке кан агуны туктату, соңыннан шешеп чыкмасын өчен кирәк. Өченче көнгә җылы әйбер куйсагыз да, җылыта торган мазь сыласагыз да була, әмма боларын эшләү мәҗбүри түгел.

Яңгыр түгел, боз яуса да...
Кышын кайбер көннәрдә яхшы гына җылытып та җибәрә. Мондый көннәрдә көтелмәгән сюрпризлар безне җирдә генә түгел, йорт түбәләрендә дә көтеп торганлыкны истән чыгармагыз. Әле кичә генә йорт түбәләрендәге кәрнизләр калын кар катламыннан сыгылып тора иде, ә бүген инде алар боз сөңгеләреннән ялтырап тора. Менә шул боз сөңгеләре корбаны буласыгыз килмәсә, йорт диварларын әйләнеп узарга туры килер.

Катып үләм!
Салкында озак торырга туры килгәндә, кул-аякларын да өшетүчеләр юк түгел. Андыйларны тизрәк җылыга алып кереп, салкын өс киемнәрен җылыга алыштырыгыз, сәгать, йөзек, беләзекләрен салдырыгыз, кайнар чәй эчертегез. Өшегән кул-бармакларны кар белән ышкырга ярамый. Шулай ук кулларны артык кайнар мичкә куеп утырырга, җылыткычтан (грелка) файдаланырга ярамый. Иң яхшысы - җылымса суга аяк-кулларны тыгып утыру. Бит яңаклары, колаклар өшесә, ул урынга яңа гына үтүкләнгән тукыма кисәге куеп торыгыз.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: