Шәһри Казан

Эх, туны шәп!

Кышның иң салкын ае, мөгаен, гыйнвардыр, чөнки ул Раштуа салкыннары белән данлыклы. Аякта итек, өстә тун булса, әлбәттә, суыктан куркырга да кирәкми. Анысы шулай да, өстеңдә нинди тун бит, дисезме? Сез хаклы. Туннарның барысы да җылы дип әйтеп булмый шул.

Туның җылымы?
Туннар җылылыгы буенча берничә төргә бүленә. Иң беренчесе, ягъни иң җылысы, зәмһәрир суыкларда да өшетми торганына ак төлке (песец), җирән төлке, селәүсен (рысь), сусар (куница), кеш (соболь), кыркылмаган чәшке һәм йоны ике см дан озынрак булган сарык тиресеннән тегелгән туннар керә. Ә менә хәзер үтә дә модада булган бәрхеткә охшаган кыркылган чәшке туннарны бер дә җылы дип әйтеп булмый. Аны биш градус салкынлыкка кадәр генә киеп була. Икенче төрле әйткәндә, ул подъезддан автомобильгә барып җитәргә генә ярый. «Суыграк» мехларга тиен, янут (енот), көзән, ондатра, нутрия, куян һәм каракүл, өченче төркемгә исә кәҗә, байбак (сурок), ас (горностай) керә. Туннарның иң суыклары да билгеле, алар әрлән, сукыр тычкан, йомран тиресеннән тегелгәннәре. Әмма алар бик сирәк очрый.

Ничәнче кыш киясең?
Мехларны җылылыгы ягыннан тикшердек, инде ныклыгы ягыннан да сынап карыйк. Иң ныклы мех булып кама мехы (выдра) санала. Белгечләр әйтүенчә, ул үзенең сыйфатын һәм тышкы кыяфәтен бик озак вакыт саклый. Елга кондызы (бобр) белән диңгез мәчесе тиресе исә унҗиде сезонга кадәр чыдый икән. Әле бу дүрт ай буена һәр көнне кигән очракта! Ә менә кыркылмаган чәшке тунны ун сезон кия аласыз. Аның кыркылганнарының терсәк, бил турылары ике-өч сезоннан кыршылып та бетә. Куян мехы да чыдамлы түгел. Аны да ике генә сезон кия аласыз. Каракүл һәм кайры тун сезгә кимендә алты сезон хезмәт итәчәк.



Буялганы кирәкми
Җылылыгын да, ныклыгын да белдек, әмма тун сайлаганда бу мәгълүматлар гына җитеп бетми әле.

Реклама

Сыйфатлы тунның эчлеге мехка һәр ягыннан да тегелеп бетәргә тиеш түгел, аның асты ачык кала. Тунны сайлаганда белгечләр аның эченә «чумып» карарга киңәш итә, эче йомшак, сыгылмалы булу зарур. Кайбер урыннары катырак тоелса, тиресен эшкәртү технологиясе бозылган дигән сүз. Болардан кала, аны иснәп тә карарга кирәк икән әле. Аңардан кискен һәм күңел кайтаргыч ис килмәсен. Сатучының, бер-ике тапкыр кигәч, исе бетә, дигәненә дә ышанмагыз. Тунны кулыгыз белән сыпырып та карагыз, йоннары сынарга, коелырга тиеш түгел. Берничә бөртегеннән тотып, күтәреп тә карарга мөмкин, алар коелмаса, туны шәп дигән сүз.

Буяуга манылмаган тун да яхшы санала, чөнки аның теге яки бу кимчелеген шул буяу белән яшерергә тырышалар. Кызганычка, буялмаганны табу авыррак. Әгәр дә тун кисәкләрдән тегелгән икән, тун өстеннән йөрткәндә уч төбе бернинди кытыршылык сизмәскә тиеш. Тикшереп караганнан соң, кул майланса, аннан котылу җаен карагыз. Ни өчен дигәндә, аны дөрес эшкәртмәгәннәр яки химик матдәләр сиптереп ялтыраткан булырга мөмкиннәр.

Фотолар: shubyinfo.ru

Теги: тун
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: