16+

Ел әйләнәсе өстәлебездән төшмәсә, чирләргә бирешмәбез

Күршедә яшәүче туганнарымның өстәленнән лимонад, тоник, крем-сода кебек газлы эчемлекләр, чипсы, фастфуд, пица, төрле буяуларга манылган печенье-перәннекләр, конфетлар, татлы тәм-томнар өзелми.

Ел әйләнәсе өстәлебездән төшмәсә, чирләргә бирешмәбез

Күршедә яшәүче туганнарымның өстәленнән лимонад, тоник, крем-сода кебек газлы эчемлекләр, чипсы, фастфуд, пица, төрле буяуларга манылган печенье-перәннекләр, конфетлар, татлы тәм-томнар өзелми.

Балалары кубызына биюче әти- әниләре сәламәтлек өчен зыянлы ризыкларны ташып кына тора. 

Улларының чирдән башы чыкмауга, сөт тешләре  каралып череп төшүенә исләре китми. Температуралары  чак кына күтәрелсә, кичтән антибиотик  эчертәләр дә, нәниләрне иртән бакчага илтеп куялар. “Бала-чага авырмыйча үсми инде ул. Нәрсә яраталар - шуны ашасыннар. Баллы ризык тешләрен боза, имеш. Черек сөт тешләре коелып беткәч, тазалары чыкмыйча калмас әле”,- дип фикер йөртәләр. Максатым һич кенә дә кеше тикшереп, туганнарымның яманатын сату түгел. Ничек кенә шуларга ярдәм кулы сузарга икән? - дип баш ватам.  

Борынгы фарсы галиме-табиб Әбугалисина юкка гына: ”Ашаган ризыгың дару булсын,” - димәгән. Канатлы гыйбарәгә тиң  сүзләр мең елдан соң да  әһәмиятен югалтмаган. Бүгенге көндә олыларның күпчелеге,  бавырларына, бөерләренә, ашказанына зыян киләчәге, кан составы бозылачагы турында уйлап тормыйча гына, учлап дару эчәргә күнеккән. Көчле  хаста урынга екса, даруларсыз  аякка басып булмый, әлбәттә. Әмма салкын тиеп, томау төшүгә, төчкерә, температура күтәрелә башлауга, белер-белмәс антивируслар яки антибиотиклар эчәргә тотынырга димәгән бит.

Бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш чәйләре, кура, җир, каен җиләкләре һәм яфраклары, суган, сарымсак кебек кул астыбыздагы табигый дәвалау чараларын кулланып  уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Чирләр азынган чорда гына  булса да, лимон, имбир куллану авыр түгел. Каныңда шикәр күләме  артса - топинамбур аша, кан басымың күтәрелсә -  балан, кара миләш катнашмасын кашыклап  кабып куй. 

Кайбычта РОНО мөдире булып эшләгән чагымда, Мәскәүдә белем күтәрү курсларында укыганда, бер танылган галим-диетологның: ”Чөгендер бик сихәтле ризык. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, гаиләләрдә бу яшелчә өстәлдән төшмәскә тиеш. Аның яраларны төзәтү үзлеге зурдан. Ул организмга ашыгыч ярдәм күрсәтүче ролен үти. Көн саен бер аш кашыгы булса да чөгендер ашаган кеше онкологик чирләргә бирешмәячәк. Бу яшелчә согындагы гаҗәеп  үзенчәлекле  ферментлар яман чир китереп чыгаручы зарарлы күзәнәкләрне “танып” алып, кичекмәстән юк итәргә сәләтле”, - дип  сөйләве исемдә. 

Кәбестәне юкка гына “себерке” димиләр. Кәбестә яраткан кеше эч катудан интекми. Аның  тупас азык җепселләре  ашказаны-эчәклек системасыннан, бигрәк тә нечкә һәм юан эчәкләргә сырыша торган шлакларны – тизәк ташларын, агулы калдыкларны табигый юл белән алып чыгып китәргә сәләтле. Брокколины күкрәк рагы белән  авыручыларга, әлеге җәһәттән операция кичергән  кешеләргә атнага берничә мәртәбә  ашарга киңәш итәләр. Ул яман шеш күзәнәкләренә үрчергә ирек бирми. 

Яз көне күбебез витаминнар кытлыгыннан, хәлсезлектән, күңел төшенкелегеннән интегә. Моннан котылуның әмәлләре күптөрле. Хәстәрлекле кешеләр көздән үк алма турап киптерә, кагын ясап куя. Безнең әбиләр чәйне күрәгә, караҗимеш, йөзем, алыча яки алма  кагы  салып эчте. Балан-миләштән сихәтле ризыклар әзерләргә иренмәделәр. Эч киткәндә - шомырт, баш авыртса - балан, ис тисә - миләш белән дәваладылар. Кабакның сихәте әйтеп бетергесез. Әнкәйләр аны урталайга ярып мичкә тыгып пешерә иде. Туклыклы, сәламәтлек өчен ифрат файдалы орлыклары турында әйтәсе дә юк. (Кабак орлыгы ир затларын мәни бизе рагыннан саклый, ирлек көчен арттыра.) 

Урамнан туңып кайтып, төчкерергә - томауларга керешсәк, безне кайнар мичтән  чыккан бәрәңгеле  чуен тирәли тезеп  утыртып,  баштанаяк одеал  белән каплап куйдылар. Чуендагы  кабыклы бәрәңгене тукмак белән төеп, шифалы әчкелтем парын иснәтеп терелттеләр. Тирләп манма су булгач, киемнәрне алыштырабыз. Мәтрүшкәле-кура җиләкле  чәй эчкәч,  юрган астына чумабыз йә мич башына үрмәлибез,  җылы сәндерәгә менеп ятабыз. Икенче көнне сау-сәламәт булып уянабыз.

Үзем әни булгач, гаиләмне дөрес тукландыруга, улларымның  сәламәтлеген саклауга зур әһәмият бирдем. Авыл кибетенә балык кайтса,  плитәсе белән алып кайтып куя идем. Үзебез үстергән яшелчәдән, җиләк-җимештән, итле-сөтле ризыклардан өзелмәдек. Кабакны әлегәчә үз итәм.   

Кишердәге каротин матдәсенең күзләргә файдалы икәнлеген белмәгән  кеше сирәктер. Аның яшел яфракларындагы сихәтле матдәләр, витаминнар  күләме кишернекенә караганда  600 (!) мәртәбә күбрәк дигәнне белгәннән соң, уңышын җыйганда,  сабакларын  компостка салмый башладым. Ефәктәй яшел яфракларын юып киптереп куям, ашлар пешергәндә, салат, омлет ясаганда,   укроп, петрушка, сельдерей  кебек яшел тәмләткечләргә кушып җибәрәм. 

Кызганычка, күпләр порей суганы белән сельдерей кадерен белми, сәламәтлек өчен файдалары әйтеп бетергесез. Ел әйләнәсе өстәлебездән үз кулларыбыз белән әзерләгән витамин чыганаклары төшмәсә, язгы авитаминоз чорында  чирләргә бирешмәбез, дип өметләнәм.

Хәмидә Гарипова. Казан  
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading