16+

Елан чакса нишләргә?

Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел  Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.

Елан чакса нишләргә?

Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел  Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.

Елан тешләгәннән соң ул урын авыртып кала. Аннан соң шешеп чыга, соңрак шеш зурая. Тиренең ул урыны кызгылт-зәңгәр төскә керә. 20-40 минуттан соң тире агара, баш әйләнә, күңел болгана, укшыта, пульс ешая, кан басымы төшә. Кеше аңын югалтырга мөмкин. Кайбер очракларда көзән җыера башлый. 
Олы кешене гади кара елан чакса, аңа зур куркыныч янамый. Әмма дөрес дәваламаган очракта, хроник авырулар барлыкка килергә мөмкин.
Кешене елан чагуга, тыныч һәм куркынычсыз урынга күчерергә һәм яткырырга кирәк.

Елан аякны тешләсә, ул аякны сәламәтенә бинт белән бәйләргә, тез астына берәр әйбер куеп, аякларны бераз бөкләргә кирәк. Әгәр кулны чакса, кулны терсәктән бөкләп, селкенми торган итеп бәйләргә киңәш ителә
Яраны дезинфекцияләргә онытмагыз. Моның өчен алкоголь кулланырга ярамый. Спирт агуны организмнан чыгарырга комачаулый. Агу киресенчә, күбрәк таралырга мөмкин.
Зыян күргән очлыкка жгут салмагыз. Бу хәлне катлауландырырга гына мөмкин. Очлыкта гангрена башлануы бар. Кеше үлү ихтималы да юк түгел.

Елан чаккан кешегә күбрәк чәй эчерергә, шулпа, су бирергә кирәк. Сыеклык агуны организмнан чыгарырга ярдәм итә. Ә менә каһвәдән баш тарту хәерле.
Әлбәттә инде зыян күрүчене тиз арада медицина учреждениесенә илтү ягын карау мөһим.

Әгәр дә хастаханәгә барырга мөмкинлек юк икән, агуны үзегез яисә янәшәдәге кеше суырып алсын. Авыз куышлыгында яралар булмаска тиеш. Авыз аша ашказанына эләккән агу организмга куркыныч тудырмый, чөнки активлыгы югала.

Мондый ысул белән агуның өчтән бер өлешеннән алып яртысын диярлек чыгарырга була. Әмма агуны елан чагуга суырып алырга кирәк, 3-5 минуттан моның файдасы булмаячак. Ярадан суырып алган канны төкерергә, процедурадан соң авызны сыек кына марганцовка катнашмасы белән чайкатырга кирәк.
Агуны елан чаккан урын шешә башлаганчыга кадәр суырырга мөмкин. Шеш барлыкка килүен күрәсез икән, агу организмга таралган дигән сүз.
Чаккан урынның тиресен кан тамчылары чыкканчы кысу да яхшы нәтиҗә бирә. Тешләнгән урынны кисеп җибәрергә ярамый, инфекция эләгүе бар.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading