16+

Елмаерга яратучылар өчен битлек

Елмаерга яратасызмы? Әлбәттә! Тик еш елмаю хатын-кызга килешсә дә, яшь барган саен, биткә яңа җыерчыклар да өстәргә сәләтле шул. Елмайганда ирен һәм борын янында чыга торган җыерчыклардан тиз арада котылу өчен, түбәндәге битлекне ясап карагыз:

- ике чәй кашыгы желатин,
- дүрт төймә спирулин,
- ярты чәй кашыгы лимон согы,
- ике тамчы А витамины.

Желатинга стаканның дүрттән бере күләмендә кайнаган җылы су салып, 30 минутлап бүрткәнен көтәргә. Аннары су ваннасында бераз җылытып алырга. Спирулинны ваклап, ике аш кашыгы су, лимон согы, А витамины белән бергә болгатырга. Ахырдан әлеге катнашманы желатин белән бергә бутап, борын һәм ирен янындагы җыерчыкларга сөртергә кирәк, 15 минуттан юып төшерергә. Әлеге битлекне биттәге башка җыерчыкларга да сөртергә мөмкин, тик күз янына тидерүдән сак булыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading