16+

Эльза Бехтер, чәчтараш-визажист: «2017 елда матур, пөхтә, балериналарныкы кебек «әкәм-төкәм» «төен»нәр популяр булачак»

- Яңа ел төнендә макияжсыз да булмый. Быел металл төсмерле алтын, көмеш сөрмәләр модада булачак. Биткә, тәнгә ялтыравыклы стразлар ябыштыру да актуаль. Иреннәр дә күзгә ташлана торган төстә булырга тиеш. Мәсәлән, куе кызыл. Елның төп принцибы - басым бары тик бер әйбердә генә. Күлмәк бәрхет тукымадан яисә ялтыравыклардан тора икән,...

Кыш көне тән һәм чәч сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кышкы крем белән җәйге крем аерыла, алар икесе ике төрле әйбер. Хәзер куе, майлы, витаминнарга бай крем алырга кирәк. Кыш көне чит ил кремнарына кызыкмагыз, алар безнең кышкы суыкларга чыдам булмаска, киресенчә, тәнгә зыян гына салырга мөмкин. Кремны өйдән чыгарга ярты сәгать кала сөртегез. Тәнгә даими рәвештә жожоба мае, Е витаминлы май, кедр мае сылап торсагыз, ул корымая­чак. С витаминлы кремнар тәнне ныгыта, егәр өсти. А витаминлысы җыерчыклар булдырмый.

Чәч тә салкыннан корый, ярыла башлый. Шуңа күрә кышкы шампунь белән бәлзәм дымландыра торган булырга тиеш. чәчегезне фен белән киптерүне туктатыгыз, кайнар су белән юмагыз. Атнасына бер тапкыр туклыклы битлекләр ясап торырга кирәк. Мәсәлән, 250 мл роза таҗлары, 15 мл жожоба мае, 10 тамчы Е витаминлы майны бергә салып болгатасың да җиде минутка чәчкә сылыйсың. Шулай ук юеш чәчкә бал сылап, аны сөлге белән урап куярга була. 20 минуттан җылымса су белән юып төшерәсең. Кыш көне А1, А6, С витаминнарына бай ризык ашарга тырышыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading