16+

Җенси мөнәсәбәтләрнең кимүе гаилә кризисына китерә

Гаилә кризисы - ул гаилә тормышының төрле этапларында була торган кыенлыклар. Бу - һәр гаиләдә очрый торган күренеш.

Җенси мөнәсәбәтләрнең кимүе гаилә кризисына китерә

Гаилә кризисы - ул гаилә тормышының төрле этапларында була торган кыенлыклар. Бу - һәр гаиләдә очрый торган күренеш.

Ир белән хатын арасындагы кризис, аның сәбәбе һәм мөнәсәбәтләрне җайлау юллары турында педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова сөйләде.

“ЗАГС ишек төбендә торган һәр пар - бәхетле. Алар гаиләдә булачак кризисларнын үзләренә кагылмаячагына 100% ышанып яңа тормышка аяк баса. Ләкин авыр хакыйкать үзенекен итә. Статистик мәгълүматларга килгәндә, гаилә авыр кризис чорын урап үтә алмый.
 
Кризис чорларына килгәндә, ул берничә елга бүленә: 1 ел, 3 ел, 7 ел, 10 ел, 15 ел, 20 ел, 25 ел. 

Кризис чорының күпме вакыт сузылуын фаразлап булмый, ул партнерларга, аларның холкына бәйле. Парлар арасында конфликт 6-12 айга кадәр сузылырга мөмкин. 

Кризис чоры житүнең өч билгесе бар:

1. Парларның бер-берсенә карата ышанычы кимүе, тормыш хәлләре турында сирәк аралаша башлавы. 
2. Җенси мөнәсәбәтләрнең кимүе.
3. Ике арада салкынлык урнашу. Сабырлык бетү. 

Һәр чор кризистан чыгуның ике генә юлы бар: 

1. Гаиләне саклап калу.
2. Гаилә таркалу. 

Киңәшем шул: шушы кризис чорларында парлар психологларга мөрәҗәгать итсеннәр иде. Киңәшләр ярдәме һәм үзләренең аек акыллары белән тормыш учагын сүндерми саклап калсыннар!" - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Ә инде бу кризис чорларын ничек жиңәргә, нинди алымнар кулланырга - бу турыда киләсе юлы тулырак аңлатырбыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading