Әгәр дә кыш көне машинада ерак юлга кузгаласыз икән, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
• Машинаның техник торышын тикшерегез.
• Якыннарыгызга кайчан барып җитәргә ниятләвегез турында хәбәр итегез.
• Әгәр дә һава торышы бозылырга тора икән, юлга чыгудан тыелырга тырышыгыз.
• Маршрутны өйрәнегез һәм заправкалар, кафе һәм стоянка урыннарын истә калдырырга тырышыгыз.
• Юлда кайда һәм кайчан ял итәчәгегезне алдан билгеләгез.
Ерак юлга чыкканда машинада түбәндәгеләр булырга тиеш:
• Телефонга зарядка.
• Фонарь.
• Азык-төлек запасы.
• Шырпы.
• Җылы кием.
• Юрган.
Әгәр дә юлда барганда һава торышы бозылган икән:
• Торак пунктында, кафеда яки заправкада туктагыз.
• Аварияле тукталыш ясаганда, юлга махсус билге куегыз һәм "аварийка" кабызыгыз.
• Үзегез туктаган урынны билгеләргә тырышыгыз һәм аны туганнарыгызга, 101 номеры буенча кичектергесез хезмәтләргә хәбәр итегез.
• Әгәр дә торак пункты ерак икән, машинада калыгыз һәм ярдәм көтегез.
• Төнлә утны яндырып тотыгыз.
• Двигательне 1 сәгатькә 10 минут җылытып торыгыз.
• Кабинадан җылылык китә торган урыннарны томаларга тырышыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар