Шәһри Казан

Эремчектән рогаликлар РЕЦЕПТЫ

150 гр сыер мае (угычтан уабыз), 200 гр эремчек, 0,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) , 1 пакет ванилин, он кирәк булачак

Барлык ингредиентлардан йомшак, кулга ябышмый торган камыр басабыз. Әзер камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Аннары өч тигез өлешкә бүләбез дә 0.3-0.5 мм калынлыкта түгәрәк җәемнәр җәябез.  Җәемгә шикәр комы сибеп, 12 тигез өлешкә бүләбез. Рогаликлар ясап төрәбез. Өсләренә шикәр комы сибеп, 180 С° кызулыктагы газ мичендә өсте кызарганчы пешереп алабыз.

Реклама

Гөлназ Хаиева
Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: