16+

Эсседә каһвә эчәргә ярыймы?

Иртән күпләр каһвә эчәргә ярата. Аннан соң йокылар ачылып китә, энергия барлыкка килеп, эшкә дәрт арта.

Иртән күпләр каһвә эчәргә ярата. Аннан соң йокылар ачылып китә, энергия барлыкка килеп, эшкә дәрт арта.

Әмма белгечләр каһвәне эссе көндә эчү сәламәтлеккә зыян китерә дип белдерә. Эсселек +27 градустан арткан очракта, организмда үзеннән-үзе суыну механизмы барлыкка килә. Шул ук вакытта актив рәвештә тир бүленеп чыга, бөер эшчәнлеге үзгәрә, эчке органнарга кан килү кими. Эссенең тәэсире сизелми, әгәр дә кеше организмында дым белән җылылык балансы сакланса. Ә менә каһвә бу процесс­ка тәэсир итәргә мөмкин.

Чөнки әлеге эчемлек сыеклыкны «куып чыгара», шуңа да организм сусызлана. Көненә өч стаканнан да күбрәк эчсәң, кан тамырлары кысылу куркынычы арта. Гипертониядән җәфаланучылар исә сәламәтлекләрен тагын да кискенләштерә. Моннан тыш каһвә организм­нан кальцийны да юа. Бу да кан тамырлары өчен яхшы түгел. Сәламәтлегегезгә зыян килмәсен дисәгез, ике чынаяктан артыгын эчмәгез. Аннан соң исә су эчеп куегыз. Ул каһвәдән ике тапкырга күбрәк булырга тиеш. Бер чынаяк каһвәдән соң ике чынаяк су эчеп куярга кирәк. Каһвәне кояшка чыгар алдыннан да эчмәгез. Эсселек аннан башка да организм өчен җитди сынау булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading