Кыслаларга – кавказ овчаркасы, сенбернар, бобтейл, скайтерьер, пудель һәм болонка.
Арысланнарга – рус яки әфган борзае, немец догы, мастиф, сеттер.
Кызларга – ирланд волкодавлары һәм дратхаар.
Үлчәүгә – дог, уиппет, ризершнауцер, грейхаунд.
Чаяннарга – ньюфаундленд, грюнендал, Көнчыгыш Европа овчаркасы, дог, кара терьер. Бу йолдызлык астында туучыларга караңгы яки кара төстәге этләр алырга киңәш итәләр.
Укчыларга – фоксхаунд, эрдельтерьер, рус яки инглиз спаниеле, шнауцер, риджбек.
Кәҗәмөгезләргә – француз бульдогы, бассет-хаунд яки бультерьер, ротвейлер, стаффорд, бладхаунд, бостон-терьер, бульмастиф, веймаранер.
Сукоярларга һәр нәрсәдә ниндидер үзенчәлек булырга тиеш, алар башкалардан аерылып торырга яраталар. Шуңа да бу йолдызлыкта туучыларга сирәк токымлы этләр килешә: вандей бассет-гриффоны, кытай эте, папийон, мексика эте, фокстерьер, берн зенненхунд, пойнтер, инглиз сеттеры.
Балыкларга артык энергияле этләр килешми. Бу билгеләргә коккер-спаниель, мальтезе, алтынсу ретривер, вельш-корги, далматин, пекинес токымнары кызыклы булырга мөмкин.
Комментарийлар