Август кергәч, бакчаларыбыздан җыеп алына торган иң беренче уңышларның берсе - сугандыр, мөгаен. Күпчелек халык суган, сарымсакларын җыеп та алды инде. «Уңыш яхшы, инде черемәсен генә», - ди алар. Быелгы дымлы, үзенчәлекле елны искә алып, галим, бакчачы Фарсель ЗЫЯТДИНОВтан суганны ничек сакларга кирәклеген белештек.
- Фарсель абый, суганны кайчан алу дөрес?
- Аны алу вакыты узып бара инде. Хәзер суган тамыр җибәрә башлады. Яңа тамыр җибәргәч, ул начар сакланырга мөмкин. Безнең шартларда аны 20 июльдән 1 августка кадәр аралыкта алырга кирәк. Быел башка яшелчәләр, җиләк-җимешләр соңрак җитешсә дә, суган, алдагы еллардагы кебек үк, 1 августка алырлык булып өлгерде.
- Аны ничек сакларга?
- Иң элек яхшылап җилләтү сорала. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерергә кирәк. Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин. Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба - һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы.
- Суганны ятьмә сумкага салып саклау яхшымы, әллә таратып куйган очракта уңышлыракмы?
- Тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.
- Саклауга дип куелган суганның кабыгын чистартучылар да бар. Болай эшләү дөрес буламы?
- Алай эшләргә кирәкми, алай гына да түгел, массасына терәлеп торганына бөтенләй тияргә ярамый. Кабарып, болай да төшәргә торганын гына чистартып алырга кирәк.
- Суган-сарымсакны парафинга манып саклаучылар да бар дип ишеткән бар. Анысы ничек була?
- Моны һава алышмасын өчен эшлиләр. Парафин белән эшләгәндә, суган-сарымсак бер төрле температурада әйбәт саклана, тик аның мәшәкате күп. Парафинны табарга, эретергә, һәрберсен манып алырга кирәк бит.
- Ә орлыкка дип калдырылган суганны ничек сакларга?
- Орлыкка дигән суганны башта сортларга аерырга кирәк. Эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин.
- Күпчелек кешенең суганы яхшы, эре булды быел. Моңа күп яуган яңгырлар тәэсир иттеме икән?
- Төрлечә булды. Суган чебене авыруы эләккәне яхшы, эре була алмады, әлбәттә. Яхшы шартларда, ашлама кушылган комсу туфракка утыртылган суган эре иде. Ә балчык, кара туфракта вак булды. Монда яңгырның тәэсире бар, дип кенә әйтеп булмый.
- Җәй айларында дымлы һава шартлары торганлыктан, алган уңыш череп әрәм булмаса ярар иде, дип хафаланучыларга ни дип җавап бирәсез, Фарсель абый?
- Тиешенчә җилләткән очракта, черү куркынычы юк. Борчылмасыннар. Ә инде суган чебене белән авырган булса, черергә мөмкин. Шуңа күрә сортларга аерган чакта тамыр янында әз генә черек булдымы, аларын кертмәскә кирәк. Яңгыр вакытында алынган суганга зыяны килми. Ничек кенә булса да, базга куйган очракта да суганны әледән-әле күзәтеп, контрольдә тотарга кирәк. Чери башлаган булса, аны чистартып, суганны кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.
Халыкчан киңәшләр
Нурзия Низамова, Балтач, Арбор:
- Суганны узган атнада гына алдык. Быел уңыш бик әйбәт. Аны ятьмә сумкага салып, өй астындагы базга төшерәбез.
Нурҗиһан Насыйбуллина, Азнакай:
- Бездә суганны халык әле яңа гына ала башлады. Үзебез дә бу атнада гына алдык. Тамыр җибәргәннәре дә бар инде. Аларның кыякларын озынрак калдырып кисәм дә идәнгә таратып киптерәм. Ә саклар өчен, өйдә тартмаларга салып куябыз.
Гөлия Абдуллина, Казан:
- Әби бик күпләп суган үстерде. Шуны сатып, акча эшли иде. Бик уңа торган иде суганы. Саклауга исә үреп куя торган иде. Мин дә шулай эшлим. Астына таяк калдырып үрәм дә, өйгә алып кайтып, караңгы бүлмәгә элеп куям. Яхшы саклана үзе. Эссерәк булса гына кибә. Быел суган чери, димәс идем. Әлегә бакчадагы суганның бер өлешен алдык, шул килеш берничә көн җирдә ятачак. Кабыкларын ныгытып ятсын дим. Алынмаган тагын берничә түтәл бар әле. Аларын да соңга калмыйча алырга инде.
Әлфия Кәлимуллина, Яшел Үзән, Кече Ачасыр:
- Суганны августның беренче атнасында алдык. Уңыш яхшы. Башта кыякларын кисмичә генә йолкыдык та кояшта берничә сәгать киптереп алдык. Аннан соң кайсын үреп, кайсын тартмаларга таратып куйдык. Киптерүен җил үтәли йөри торган сарайда киптердек. Бер өлешен кыякларын озынрак итеп калдырып бәйләгән идек тә, чебенли башлагач, сабакларын кыскартып, тартмага таратып куйдык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар