16+

Файдалы туңдырманы ничек сайларга?

Россия сыйфат системасы белгеч­ләре яхшы һәм файдалы туңдыр­маны ничек сайларга кирәклеген әйтә.

Россия сыйфат системасы белгеч­ләре яхшы һәм файдалы туңдыр­маны ничек сайларга кирәклеген әйтә.

Иң беренчеләрдән булып продуктның атамасына игътибар итәргә кирәк. Үсемлек майлары кушып ясалган туңдырмага «сос­тавында үсемлек һәм ак май булган туңдырма» яки «составында үсемлек мае булган туңдырма» дип язылырга тиеш. Порциянең авырлыгы граммнарда күрсәтелүе шарт. Продуктның сыйфатлымы-түгелме икәнлеген белү өчен, экспертлар туңдырманы бераз китеп алырга киңәш итә. Туңдырылган масса һәрвакыт тыгыз консис­тенциягә ия һәм ул җиңел генә кубарга тиеш. Әгәр продуктның өслегендә боз кристаллары бар икән, туңдыр­маны кабат катыр­ган­нар дигән сүз – аның тәме инде бозылган. Идеаль пломбир татлы тәмгә, бертөрле структурага ия, консистенциясе тыгыз булырга һәм аннан тәмле ваниль исе аңкып торырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading