16+

Фейхоа кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

Фейхоа составындагы йод күләме буенча диңгез продуктлары белән ярыша ала. Моннан тыш аны диетик продуктлар исемлегенә кертеп була, аның калориясе аз һәм аңарда җиңел үзләштерелә торган аксым белән майлар бар.

Фейхоа С, В1, В2, В3, В5, В6, РР витаминнарына, эфир майларына, фолий һәм алма кислотасына, кальций, калий, фосфор, марганец, цинк, магний һәм тимер бар. Әмма, ничек кенә файдалы булмасын, әлеге җимешне биш яшькә кадәрге балаларга ашатырга ярамый, шикәр авырулыларга да аны сак кулланырга кирәк.

Фейхоадан кайнатма:
 
500 гр фейхоа, 500 гр шикәр комы, 100 мл су, 1 лимон.

Фейхоаны юып, аскы өлешен кисеп алабыз да телемләп турыйбыз. Лимонның кабыгыннан арындырып, согын сыгабыз. Суны кайнатып чыгаргач, шикәр салып эретәбез, лимонның кабыгын һәм согын салабыз. 5 минут кайнаткач, уттан алабыз. Кайнар сиропка фейхоаны салып болгатабыз һәм суытабыз. 40 минуттан массаны тагын бер кат кайнатабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading