Шәһри Казан

Фитнес-белен әзерләү ЫСУЛЫ

Камыр ризыклары тазарта дип, аларны ашаудан бөтенләй баш тарткан хатын-кызлар да бар. Без бүген сезне файдалы, тазартмый торган белен пешерергә өйрәтәбез.

Моның өчен 2 йомырка, 4 аш кашыгы он шикелле итеп вакланган солы лачаулары, 4 аш кашыгы 10 процентлы каймак, 250 мл су, бераз тоз һәм шикәр комы кирәк. Аларны болгатып, юка коймаклар пешерәбез.

Реклама

Әлеге беленгә эчлек тә ясарга мөмкин. Моның өчен аз гына итеп тозланган семга балыгына эремчек сыман сыр белән кунжут орлыгы салып болгатабыз һәм белен эченә салып төрәбез.
Шулай ук баллы эчлек тә ясарга мөмкин. Аның өчен майлылыгы 5 процентлы йомшак эремчеккә уылган алма һәм кокос «чүбе» кушып болгатырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: