16+

Әфлисунлы абрикос кайнатмасы

Кирәк булачак: 3 кг абрикос, 1 кг шикәр комы, 1-2 әфлисун.

Әфлисунлы абрикос кайнатмасы

Кирәк булачак: 3 кг абрикос, 1 кг шикәр комы, 1-2 әфлисун.

Башта абрикосларның төшен алабыз да апельсин белэн турап шикәр комы белән болгатып куябыз. Абрикослар эре булганда, аларны берничә кисәккә бүлгәләргә була. 2-3 сәгать эчендә абрикосның үзенең суы чыга. Шулай иткәндә кайнатмага су саласы булмый, куе, тәмле килеп чыга. Аннары сүрән утта кайнатырга куябыз. 10-15 кайный. Сүндерәбез. Суынгач тагын кайнатып чыгарабыз. 5-10 мин кайнатабыз. Тагын сүндерәбез. Туңдыргычта  саклаган очракта, ике тапкыр кайнатып чыгару җитә.
Бик тәмле була, ясап калыгыз дуслар!

Гөлүсә Рәхмәтуллина.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading