16+

Гади генә баланнан да төрле нигъмәтләр ясарга була

“Өлгергәндер инде балан, җыярга кирәк, балам”, – дип җырланамы әле? Күптән өлгерде инде, җыеп та алынды. Булган уңышны нишләтергә белмәүчеләргә бездән берничә рецепт.

Гади генә баланнан да төрле нигъмәтләр ясарга була

“Өлгергәндер инде балан, җыярга кирәк, балам”, – дип җырланамы әле? Күптән өлгерде инде, җыеп та алынды. Булган уңышны нишләтергә белмәүчеләргә бездән берничә рецепт.

Балан орлыгыннан “кофе”

Сок чыгарган вакытта аерып алынган орлыкларны юып, киптереп, куе соры төскә кергәнче духовкада кыздырып, он кебек булганчы кофетарткычта ваклатабыз. Кофе кебек кайнатып эчәбез.

Балан сосласы

Баланны юып, 1:1 нисбәттә куас оны белән аралаштырып тирән чуенга тутырабыз. 1 кг баланга 1 кг исәбеннән шикәр комы, 1 л су салып болгатабыз. Газ мичендә акрын утта 5 сәгать пешерәбез. Куе татлы катнашманы бәлеш эчлеге итеп кулланырга, күмәчкә ягып чәй белән эчәргә була.

Баллы балан согы

1 килограмм баланны дуршлаг аша уздырып, орлыкларыннан аерабыз, согын 1 стакан сыек бал белән болгаткач, пыяла банкага тутырып суыткычта саклыйбыз.

Гипертониклар даруы

1:1:1 нисбәтендә балан, кара миләш, балны катнаштырып, чиста пыяла банкага салып, өстенә капрон капкач ябып суыткычка куябыз. Кан басымы күтәрелүен сизеп алуга, 1 аш кашыгы катнашманы, җимешләрен чәйни- чәйни, 1 стакан кайнаган җылы су белән эчәбез. Кан басымы тиз арада нормага килә, баш авыртуы басыла.

Балан согы

Баланны сабакчыкларыннан чистартып, салкын суда юып саркытабыз. Тирән эмаль савытка тутырып, җимешләр күмелгәнче су салабыз, балан тәмам йомшарганчы акрын утта пешерәбез. Марля аша согын сыгып алгач, аны 2-3 сәгать тотабыз. 1 л сокка 125 г исәбеннән шикәр комы кушып, акрын утта эретеп бетерәбез. Сокны янәдән сөзеп, ут өстенә куябыз, кайнап чыгар-чыкмас килеш стерильләшкән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Балан чәе

Баланның 1 чәй кашыгы киптерелгән чәчәкләренә 1 стакан кайнап торган су коеп, 5 минут чамасы пешерәбез. Шифалы чәй әзер. Аны бал белән эчәбез.

Хәмидә Гарипова,

Казан.

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading