16+

Гадәти бүләк бүләкмени...

Лилия Вафина белән мин социаль челтәрдә таныштым. Ул исә мине үзенең кул эшләре белән җәлеп итте. Байлар Сабасында яшәп ятучы Лилия сөлгеләр, шәмаилләр, алъяпкычлар һәм мендәр тышлары чигә.

Гадәти бүләк бүләкмени...

Лилия Вафина белән мин социаль челтәрдә таныштым. Ул исә мине үзенең кул эшләре белән җәлеп итте. Байлар Сабасында яшәп ятучы Лилия сөлгеләр, шәмаилләр, алъяпкычлар һәм мендәр тышлары чигә.

Педагог белеме булган Саба кызы дистә елга якын телевидениедә эшләгән. Мәгариф системасында берничә ел хезмәт куйганнан соң, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашкан. Күңел таләбе белән яңа шөгыль дә үзләштергән. Лилиянең үзе әйтүенчә, аларның гаиләсе гомумән «бер урында гына утырып» тора торганнардан түгел. Телевидениедә эшләгәндә өйдә видеомонтажлар ясаган, туйлар, хәтта клиплар да монтажлаган. Берара фотосурәткә төшерү белән дә мавыккан, фотоальбомнар да ясаган. Хәзер исә, әйткәнемчә, икенче бер һөнәргә керешкән. Интернетта казынып утырганда, Лилиянең игътибарын чигелгән әйберләр җәлеп итә. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп тә куйган - чигү машинасы сатып алган. Шуннан бирле ул тегү-чигү эшендә. Кечкенә мендәрчекләрне Лилия үзе тегә. Чигәсе рәсемне компьютерда ясый, һәр чигү юлын салып чыга. Бу - күп вакыт сорый торган эш. Рәсемгә татар хәрефләре дә кергәч, ул аерым программада эшләнә. Соңыннан шул бизәк машинага күчереп чигелә һәм нәтиҗәдә менә шундый үзенчәлекле матур әйберләр килеп чыга. Әлбәттә, алар өйгә килгән дус-иш, таныш-белешләр күзеннән дә читтә кала алмый. Шулай итеп, заказлар да килә башлый. Халык хәзер гадәти бүләккә битараф, берсен-берсе уздырып, эксклюзив бүләк эзли. Туйга яшь кияү белән кәләшкә исемнәре чигелгән парлы мендәрләр сорасалар, олырак яшьтәгеләргә бүләккә шәмаил сайлыйлар. Яшь-җилкенчәкләр сөйгәннәрен шулай ук исемле мендәр белән куандырырга ярата, ди Лилия. Яңа өйләнешүчеләргә алар балдаклар куела торган кечкенә генә мендәрчекләр дә тегеп-чигәләр. Паспорт тышлыкларына да үзенчәлекле рәсемнәр төшерәләр. Эшсез утырырга күнекмәгән Вафиннар әле болар белән генә чикләнергә уйламый. Яңадан-яңа кызыклы идеяләр туып кына тора, ди Лилия. Куллары эш сорап кычытып торганда, алар аны идея хәлендә генә калдыра торган кешеләр түгел инде. Әйтте диярсез, тагын берәр мөгез чыгарып куярлар әле...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading