16+

Гәүдә матур булсын өчен КИҢӘШЛӘР

1.Көненә аз-азлап биш-алты тапкыр ашагыз. Иртәнге һәм төшке аш туклыклы, кичке аш җиңелчә булырга тиеш. 2.Суны күп эчегез. Олы кеше көненә ­1,5-2 литр чиста су эчәргә тиеш. Су организмнан шлакларны һәм агулы матдәләрне чыгара. 3.Иртән ач карынга су эчегез. Суга бер телем лимон салсагыз да була. 4.Иртәнге ашны калдырмагыз. 5.Яшелчә...

1.Көненә аз-азлап биш-алты тапкыр ашагыз. Иртәнге һәм төшке аш туклыклы, кичке аш җиңелчә булырга тиеш.

2.Суны күп эчегез. Олы кеше көненә ­1,5-2 литр чиста су эчәргә тиеш. Су организмнан шлакларны һәм агулы матдәләрне чыгара.

3.Иртән ач карынга су эчегез. Суга бер телем лимон салсагыз да була.

4.Иртәнге ашны калдырмагыз.

5.Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз. Аларны чи килеш кулланырга тырышыгыз.

6.Спорт белән шөгыльләнегез.

7.Йокларга өч-дүрт сәгать кала ашагыз.

8.Кечкенә тәлинкәдән ашагыз. Психолог­лар тәлинкәнең зәңгәр төстә булуын да шарт итеп куя. Ул, имештер, ашыйсы килүне баса.

9.Йокыгыз туйганчы йоклагыз.

10.Күпләр, ябыгучыларның рационында углеводлар булырга тиеш түгел, дигән фикердә тора. Бу - ялгыш фикер. Дөресен әйт­кәндә, гади углеводлар турында онытырга кирәк. Ә менә катлаулы углеводларны, әйтик, ярмаларны ашарга кирәк.

11.Телевизор каршында ашамагыз. Сезнең бөтен игътибар телевизорда булып, күпме ашаганыгызны контрольдә тота алмыйсыз.

12.Ризыкны парда пешереп ашагыз.

13.Баллы ризыкларны ашауны чикләгез. Алар - фигураның төп дошманнары.

14.Яшел чәй эчегез. Ул табигый антиоксидант булып тора.

15.Кичке ашны ашаганнан соң, 20 минут урамда йөреп керегез.

16.Аксым ашагыз. Ит, балык, күкәй, эремчекне рационыгызга кертегез.

17.Ризыкны озаклап чәйнәгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading