16+

Гиппеаструм үстерүнең 6 сере

Әгәр гиппеаструмыгыз чәчәк атмый икән, моның сәбәбе суганчада, төгәлрәге, дөрес сайланмаган чүлмәктә булуы ихтимал.

Гиппеаструм үстерүнең 6 сере

Әгәр гиппеаструмыгыз чәчәк атмый икән, моның сәбәбе суганчада, төгәлрәге, дөрес сайланмаган чүлмәктә булуы ихтимал.

Гиппеаструмның чүлмәге тар, зур булмаска тиеш. Чүлмәк кырые белән суганча арасында берничә сантиметр гына ара калырга тиеш. Чүлмәк белән суганча арасына баш бармак сыйса, шул җитә. 
Чүлмәк биек булса яхшы. Чөнки озын тамырларга урын кирәк.

Гиппеаструм үсә торган туфракны черегән яфраклар, ком белән бутап әзерләргә. Чүлмәк төбенә дренаж салырга онытмагыз.
Суганчаны утыртканда, аның бер өлеше туфрактан өстә калырга тиеш.
Гиппеаструмны утыртканнан соң, суны артык күп сибәргә ярамый. Башта суны суганчага тидермичә генә, чүлмәктән агып чыкканчы сибәргә. Шуннан соң чүлмәкне батарея янына куегыз һәм гөлнең реакциясен карагыз.

Гөлне ашламагыз, бөреле ботагы чыкканчы су сипмәгез.
Ботак 10 сантиметр чамасы үскәннән соң гөлне тәрәзә төбенә утыртырга һәм чүлмәк төбендәге тәлинкәгә су салырга ярый. Суны өстән сипсәгез, суганчага тидермәгез. Әмма ашлама кертмәгез.

Гиппеаструмны утыртудан алып, чәчәк атуга кадәр якынча 1,5 ай уза. Гөл чәчәк ата башлаганнан соң фосфор һәм калийлы ашлама кертергә кирәк. Моны һәр 10 көн саен, февральдән майга кадәр эшләргә киңәш ителә.

Гиппеаструм чәчәк атып туктаганнан соң ул ботакны кисмәгез, үзе корып кипсен. Бу вакытта суны сибүне туктатмагыз, ашлама кертүне генә азайтыгыз.
Гөлнең суганчасы файдалы матдәләрне яфрак аша алачак һәм кабат чәчәк атуга әзерләнәчәк.
Якынча сентябрь аенда яфраклар акрынлап корый башлый. Октябрьдә бөтенләй дә кибеп бетәчәк.
Шул вакыттан алып, су сибү һәм ашлама кертүне бөтенләй туктатырга. Үсемлек ике ай чамасы тынычлыкта калсын.
Аннан суганчаны кабат яңа туфракка күчереп утыртыгыз.

Фото: 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading