Гариповлар гаиләсенә кунакка җыенганда, туганнары һәм дус-ишләре күчтәнәчкә дигән кәнфит-перәннек янына тимерчыбык та салып куя - Алиягә. Бу кыз шундый гадәти булмаган әйберләр туплый икән дип уйларсыз... һәм ялгышырсыз. Җыеп кына калмый, ул алардан гөлләр «үстерә»! Бернинди тылсым-сихере дә юк, теләк, фантазия һәм сабырлык кына кирәк бу эштә.
Хәзер нәрсәдән генә «үстермиләр» чәчәкне! Кәгазьдән, җептән дисеңме, тимердәнме... Менә Арча районының Мөндеш авылында яшәүче Алия Гарипова гөлләргә сәйлән белән тимерчыбык ярдәмендә «җан өрә». Ул кул эшенең бу төре белән ике ел элек кызыксына башлаган. Шушы вакыт эчендә «үстергән» чәчәк-агачларын исәпкә алып, Алияне үз эшенең остасы дип атарга да буладыр.
- Ике еллап элек операция кичердем. Алты ай өйдә ятарга туры килде (Алия Арча үзәк хастаханәсендә лаборант вазифасын башкара. - Авт.). Тик бернәрсә эшләми ятасы килми бит - күңел ниндидер шөгыль таләп итә башлады. Бәйләү эше белән таныш идем, киезләр, жакетлар бәйләгәнем булды. Бу юлы бөтенләй башка нәрсәгә тотынып карарга, төрләндереп җибәрергә теләдем. Тукта әле, мин әйтәм, бәлки сәйлән белән эшләп караргадыр? Менә шулай башланып киткән иде бу кызыксынуым.
- Шөгыль белән таныштыручы яки юл күрсәтүче булдымы?
- Күршебез Айгөлдән сәйлән белән эшләү турында китап алып кайтып бирүен сорадым. Кечкенә генә китапчыкта барысы да тәфсилләп аңлатылган иде. Шуннан китте инде. Китаптагыларны ясап бетергәч, тукта әле, бу үрнәкләр Интернетта да бардыр бит, дип, «челтәр»гә кереп киттем. «Сәйләннән чәчәкләр» дип җыйгач, «пәрәвез» бер кочак үрнәк чыгарды. Аларга карап, күңел үсеп китте, илһам килде. Беренче тапкыр миләүшә чәчәге ясаган идем.
- Кибеттә төрле төс һәм зурлыктагы сәйләннәр тулып ята, менә ул кечкенә «бөртекләр» сыярлык тимерчыбыкны кайдан алырга?
- Кибеттә махсус чималы да сатыла аның, тик мин «натуральный» материал кулланам. Авылда техникалы кешенең кул астында булмый калмый инде ул. Беренче чәчәкне ясаганда миңа чыбыкны әти алып кереп биргән иде. Шул урында сүзне бүлеп, Алия шкафтан бер бәйләм тимерчыбык тартып чыгарды: - Болар барысы да минеке. Хәзер бөтен кеше миңа чыбык ташый (Көлә.). Тимерчыбык урынына кыл кулланып булмый, ул каты түгел, чәчәкне тотып тора алмый, сыгылып төшә. Шуңа күрә, чыбыкның да катысы яхшырак.
- Алия, шөгылеңә үсеп китәргә нәрсә этәргеч булды?
- Бер зур гына роза чәчәге ясаган идем мин. Энем Алмаз бик ошатты моны, йөргән кызына бүләк итәргә дип сорап алды. Эштәге апалар да ясап бирүемне сорый башладылар. Берсе «акча агачы»на заказ бирде. Уртасы тишекле Кытай тәңкәләре дә куеп эшләдем аны. Агачны майонездан бушаган чиләккә гипс белән беркетеп куйдым. Эштәгеләрнең бөтенесенә дә ясап бирдем чәчәк-агачларны. Эшемнең нәтиҗәсеннән үземнең генә түгел, башкаларның да канәгать калуын күрү канат куйгандыр инде миңа.
- Бу чәчәк-агачларга «үсәргә» ничә көн кирәк?
- Эшләргә теләк булса, агачны ике көндә ясап бетерергә мөмкин. Теләк юк икән, үзеңне мәҗбүр итеп эшләп булмый.
- Иң биек агачың ничә сантиметрлы?
- Ялгышмасам, 50 см тирәсе булды. Аны бер метрлы итеп тә эшләргә мөмкин, тик шул ярты метрын ясап бетерү өчен дә бик зур сабырлык кирәк.
- Сәйлән-чәчәкләрне бүләккә дип алалармы?
- Бүләккә дә, үзләре өчен генә алучылар да бар. Тәрәзә төбенә куйсаң, нәкъ чын гөл кебек бит ул. Алдан күпләп ясап куймыйм мин, заказ биргәч кенә эшли башлыйм. Арттан этүче булганда, тизрәк ясала.
- Бөтен кеше оста бакчачы була алмый, диләр. Менә мондый гөлләрне «үстерү» һәркемнең кулыннан киләме?
- Сәйләннән чәчәкләр ясау өчен, беренче чиратта илһам кирәк. Мин илһамсыз эшли алмыйм. Моңа өстәп, фантазия, сабырлык, вак эшне ярату, пөхтәлек һәм, әлбәттә, буш вакыт булуы да мөһим. Читтән караганда, боларны ясауның бер авырлыгы да юк кебек, үзең тотынсаң гына нинди вак эш икәнен аңлыйсың. Бер танышым бер-ике агач ясап карады да башка якын да килмәде - сабырлыгы җитмәде. Мин чәчәкләр ясый-ясый тынычланам, эшкә чумам да бөтен борчуларым онытыла. Миннән булмый, дип уйласам, тотынмыйм, үзем булдыра алырдайларга гына алынам.
- Чәчәк «үстерү»дә иң ләззәтле мизгел белән дә уртаклаш әле.
- Анысын һич икеләнүсез әйтә алам: бөтен чәчәк-ботакларны бергә тоташтырып бетергәч, гөл яки агачның нәкъ син теләгәнчә килеп чыгуын күрү - иң рәхәт мизгел!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар