16+

“Гөлләрнең дә җаны, күңеле бар. Аларны яратырга, сөйләшергә кирәк”

Бүлмә гөлләре өйләребездә матурлык кына тудырып калмый, һаваны сафландыра. Яшел төс тынычландыра да. Берсеннән-берсе матур гөлләрнең чәчәк атуы күзләрне шатландыра.

“Гөлләрнең дә җаны, күңеле бар. Аларны яратырга, сөйләшергә кирәк”

Бүлмә гөлләре өйләребездә матурлык кына тудырып калмый, һаваны сафландыра. Яшел төс тынычландыра да. Берсеннән-берсе матур гөлләрнең чәчәк атуы күзләрне шатландыра.

Азнакай районы Чубар-Абдул авылында яшәүче укучыбыз Халидә Миңнекаева өендәге гөлләрнең санын да белми. Якынча 70тән артык гөле бар. Тәрәзә төпләрен шау чәчәктә утырган миләүшәләр, яран гөлләр, гөлчәчәкләр бизи. Халидә апаның хәтта алоэ гөле матур итеп чәчәк ата. Аларны шулай матур үстерүнең сере белән уртаклашырга сорагач: “Гөлләрнең дә җаны, күңеле бар. Аларны яратырга, сөйләшергә кирәк”, – диде. Һәм гөлләрне үстерү буенча кайбер киңәшләрен дә бирде. 
* Өйдә генә үссәләр дә, ел фасылларының алмашынуы да бүлмә үсемлекләрен карауга үзгәрешләр кертә. Сезон алмашыну белән, һава температурасы да түбәнәя яки күтәрелә, яктылык та төрлечә төшә башлый. 
* Кышын даими рәвештә атнага бер тапкыр су сибү дә җитә. Яз җиткәч, гөлләр дә уяна. Үсеш һәм чәчәк атуның яңа циклы башлана. Гөлнең корыган яфракларын, йомшак, ямьсез сабакларын кисеп алалар. Җирне кислород белән тутыру өчен, төпләрен йомшартырга һәм өске катламга яңа балчык салырга кирәк. Яз көне бүлмә гөлләре өчен органик ашламаларның минераль ашламалар белән чиратлашуы да яхшы. Гомумән, гөлләргә су сипкәч, төпләрен йомшартып, һава йөрешен яхшыртырга кирәк. 
* Җәен күп кенә гөлләр балкон яки верандага күчә. Тәрәзәләр ачык, йортлардагы җылылык сүндерелгән. Бүлмә гүзәлләре өчен бу – идеаль шартлар. Кояш нурлары яктылык та, җылылык белән тәэмин итә. Бу вакытта аларның чисталыгына аеруча игьтибарлы булырга кирәк. Яфракларын тузаннан сөртеп торырга онытмагыз. Чүлмәктәге туфракны да карап торыгыз. Зыян салучылар барлыкка килергә мөмкин. Актив үсә торган гөлләрне сындырып торсагыз, алар дөрес һәм матур булып үсәр. Җәен дә бүлмә гөлләрен тукландыруны дәвам итәргә кирәк. Комплекслы ашламаларны чәчәк атучы яки декоратив үсемлек төренә карап сайлагыз. Аны ике атнага бер тапкыр сибегез.
* Яз һәм җәй айларында алып калган яктылык һәм җылылыкны гөлләр кыш буе саклаячак. Шуңа күрә гөлләр ел әйләнәсе сезнең кәефне күтәреп торсын дисәгез, сез дә аларга игътибарыгызны һәм яратуыгызны кызганмагыз!

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading