16+

Гөлназ Сәфәровадан ангинаны дәвалау өчен киңәшләр

Җәй көне күпләр салкын су эчеп, туңдырма ашап яисә кондиционер астында утырып, ангинадан интегә. 

Гөлназ Сәфәровадан ангинаны дәвалау өчен киңәшләр

Җәй көне күпләр салкын су эчеп, туңдырма ашап яисә кондиционер астында утырып, ангинадан интегә. 

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованы да бу әйбер урап узмаган. Озак вакыт дәваланганнан соң ул үзенә ярдәм иткән ысуллар белән уртаклашты.
Ангина вакытында тамакны һәр 30 минут саен чайкату мөһим. Прополислы-спиртлы сыеклык – бик көчле дезинфектор.

Шулай ук спиртсыз хлоргексидин белән; сыек формадагы йокс; перекись белән чайкатырга; антисептиклардан “Октенисепт”; “Местамидин” сиптерергә.
“Мирамистин” акча түгү генә булды. Спрей формасында “Грамидин” да шулай ук, гәрчә аны антибиотик дип тәкъдим итсәләр дә. Суыра торган “Ирланд мүге” дә ярдәм итмәде.

Тамакны чайкаткан арада “Стрепсилс” суырдым. Әмма аңардан соң минем тәм тою сәләтем бөтенләй бетте.
Күп итеп җылы су эчәргә кирәк. Тик баллы су эчмәгез, ул бактерияләрне генә арттырачак.

Чәемә “ОнГард- doterra” мае салып эчтем һәм шулай ук тамакны чайкадым.
Бер язылучым анар кабыгын киптереп, кайнап торган су салып пешерергә һәм суынганнан соң шуның белән чайкатырга киңәш иткән иде. Бик булышты.
P.S. Әлбәттә инде лорга мөрәҗәгать итәргә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы Гульназ, савыккансыз, тик бу санап киткэн, сезгэ ярдэм иткэн кинэшлэрнен кайсысы бигрэк тэ булышты икэн сон? ?

    Мөһим

    loading