16+

Гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ

Гөмбәләрне чүбеннән арындырасы, юасы. Каен, усак гөмбәләрен озак итеп суда тотарга ярамый.

Гөмбә маринадлау ЫСУЛЫ

Гөмбәләрне чүбеннән арындырасы, юасы. Каен, усак гөмбәләрен озак итеп суда тотарга ярамый.

Ә инде майлы, гөреҗдә гөмбәсен суда тотып, әчесен чыгарсаң яхшы. Аннары эреләрен турап, вакларын шул килеш калдырасы. Кәстрүлгә 20 минутка (кайнап чыкканнан соң 20 минут) пешерергә куясы. Пешкәч, дуршлагта сөзеп, суыннан саркытам. Аннары инде гөмбәләрне үлчим. Маринад өчен 1 кг гөмбәгә 1 л су алына. Шуңа 2 аш калагы тоз, 1 чәй калагы шикәр комы салып, гөмбәләрне янәдән пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, 2 канәфер, 3 түгәрәк борыч, 1 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, 50 мл аш серкәсе салып, 10 минут пешерәсе. Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куясы. Җылы килеш өй температурасында өйдә суынганчы тотам да, салкын урынга алып куям. Маринадланган гөмбәләрне 10 көннән соң ашарга ярый.
Бу рецепттагы ингредиентлар 1 кг гөмбә өчен.


Айгөл Рәхмәтуллина, Теләче, Казаклар

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading